Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга кайсы хәлсезне тагарлар


“Бердәм Русия”ләр хәлсез төбәкләрне көчлеләргә кушып, Русия субъектлары җитәкчеләрен бер исем белән атый башлап, төбәк хакимиятләре тармагында зур реформа үткәрергә тәкъдим итә.

Бөтен Русия субъектлары җитәкчеләре бер исем белән аталырга тиеш. “Бердәм Русия”ләрнең башлыгы, Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов 22 гыйнварда узучы Русия Дәүләт Шурасы утырышында шундый тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, һәр төбәктә җитәкче “Русия субъекты башлыгы” дип аталырга тиеш. Моннан тыш Грызлов Русиядә көчсез, артта калучы төбәкләрне калдырмаска кирәклеге турында әйтә. Спикер сүзләренчә, аларны я көчле төбәкләргә кушарга, я биредәге идарә итү сәясәтенә үзгәрешләр кертергә кирәк.

Тулаем алганда исә, “Бердәм Русия”ләр президент Дмитрий Медведевка Русиядә төбәк җитәкчелеге тармагында зур реформа үткәрергә тәкъдим итә. Әлеге гамәлләр янә татар җәмәгатьчелегендә борчу уятты. Күп кенә милли җанлы сәясәт белгечләре, Мәскәүнең милли төбәкләрне бетерү сәясәтен дәвам итүен әйтә.
Фәндәс Сафиуллин

Дәүләт думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин: “Әлеге тәкъдим “Бердәм Русия” тарафыннан уйлап чыгарылмаган. Аңа бу әмер өстән кушылган”, ди.

Җитәкчеләрне бер исем белән атауга ул мондый мөнәсәбәттә:

“Өстән билгеләп куелган җитәкчене кем генә дип атасаң да, ул президент була алмый. Түрә, шах, губернатор дип атыйсыңмы, барыбер бер була. Сайлап куелган җитәкче генә республикада президент була ала. Шуңа күрә республика җитәкчесен президент дип калдырасыбыз килә икән, аның сайланып куелуын таләп итәргә кирәк”, ди Сафиуллин.

Төбәкләрне кушу мәсьәләсенә килгәндә, Сафиуллин сүзләренчә, бу турыда сөйләшүләр күптәннән булган. Бу милли республикаларны төбәк итеп калдырырга теләүнең бер чарасы, ди ул.

“Милли республикаларны юкка чыгарырга дигән карарны кабул итәргә кыенрак. Субъектларны бергә җыеп, ботка ясап, бу теләккә ирешергә җиңелрәк. Русия җитәкчелеге инде күптән Татарстанны бетерү турында уйлый. Бу республиканы юк итсәләр, башкалары белән проблема булмаячак. Чөнки милли проблемаларда Русия җитәкчелеге ни генә хәл итсә дә, иң элек моны Татарстанда сыный. Эш Татарстанда татар дигән, Башкортстанда башкорт, Чуашстанда чуаш исемен калдырмауга таба бара.

Русия төбәкләрендә милли мәсьәләләрне тәртиптә тотар өчен һәр төбәктә халыклар хокукы буенча вәкаләтле вәкил булдырырга кирәк. Бу тәкъдим белән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәр идем”, ди Сафиуллин.
Сергей Сергеев

Казан дәүләт технология университеты галиме Сергей Сергеев исә: “Русия хакимияте гамәлләреннән милли төбәкләр генә түгел, ә руслар яшәгән күп кенә төбәкләр дә зыян күрә. Җитәкчеләрнең исемнәрен үзгәртеп кенә федерацияне ныгытып булмый”, ди ул. Шулай ук Сергеев, төбәкләрне кушуга да каршы. Аның фикеренчә, ил җитәкчелеге көчсез төбәкләргә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш.

“Төбәкләрне кушып кына проблеманы хәл итеп бумый. Һәрбер төбәк үз-үзен асрарлык кына акча эшли. Әмма табышларның күп өлеше салым буларак федераль үзәккә китеп бара. Әгәр бу салымнарның күләмен бермә-бер киметсәң, бәлки кайбер төбәкләрнең хәлләре җайга салыныр иде. Шулай ук үзәк һәм төбәкләр арасындагы бюджетка кагылышлы мөнәсәбәтләрне дә карарга кирәк. Регионнар мөмкин кадәр матди яктан үзәктән бәйсезрәк булса, шул кадәр бай яши алачак”, ди Сергеев.
XS
SM
MD
LG