Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:00

Гейтс Пакстанда сәяси һәм хәрби башлыклар белән очрашты


Рәсми сәфәр белән Пакстанга килгән АКШ саклану министры Роберт Гейтс, сәяси һәм хәрби башлыклар белән очрашты.

Пакстан рәсми хәбәр агенты хәбәренә караганда, Гейтс дәүләт башлыгы Асиф Али Зәрдари, Риза Гилани, саклану министры һәм хәрби башлыклар белән аерым очрашкан.

Дәүләт башлыгы Зәрдари тарафыннан чакырылган Гейтс, Көньяк Азиядә тотрыклы саклау өчен террорчылык белән бергә наркотик әйләнешен туктату һәм диңгез иминлеген булдыру өчен АКШның төбәк илләре белән хезмәттәшлеген дәвам иттерү шарт дип әйтте.

Гейтс Пакстан хөкүмәтенең террорчылыкка каршы карарлы адымнарын һәм хәрбиләрнең асаба җирләрендә алып барган уңышлы хәрби чараларын мактады. Һәм ул террор һөҗүмнәрендә һәлак булган кешеләр өчен Пакстан халкына борчылуын белдерде.

Зәрдари дә үз чыгышында террорчылыкка каршы сугышта 35 миллиард доллар акча сарыф ителүен искә төшереп, АКШтан матди яклауны дәвам иттерүне сорады.

XS
SM
MD
LG