Accessibility links

Лавров: Америка белән сөйләшүләр киләсе айда дәвам итәчәк


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров АКШ белән атом кораллануны киметү килешүе турында рәсми сөйләшүләрнең киләсе айда башланачагын әйтте.

Лавров, журналистлар алдында ясаган чыгышында, килешүгә бәйле кайбер хәл ителмәгән мәсьәләләр булуын искә төшереп, аларның сөйләшүләр вакытынада чишелүенә өмет белдерүен әйтте.

Лавров, Польша чигендәге Калининградка якын җирдә Американ ракеталарын урнаштыру планының аңлашылмавын әйтте.

Русия тышкы эшләр министры шулай ук Польшаның үзен Русиягә каршы көчләндерү тырышлыгының аңлашылмавын әйтте.

Польша саклану министры Богдан Клих Американың “Патриот” ракеталары илнең төньягындарак – Русиянең Калиниград өлкәсеннән 60 чакрымда куелачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG