Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия тышкы эшләр министры Ереваннан аңлатма көтә


Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давудоглу Ераван хөкүмәтеннән Әрмәнстан Конституция мәхкәмәсенең карарына карата аңлатма таләп итә. Давутоглу бүген ясаган чыгышында, мәхкәмә ике ил мөнәсәбәтләрен җайлаштыру максатында бу атна кабул иткән карарлар, алга куелган принципларга каршы килүен әйтте.

Әрмәнстан конституция мәхкәмәсе килешү турындагы кайбер документларда 1915 ел вакыйгалары - геноцид дип атауны шарт куя. Бу шарт үтәлмәгән очракта килешүнең конституцияга каршы булачагын белдерде.

Ике ил арасында мөнәсәбәтләрне җайлаштыру адымы һәр ике илнең башлыгы тарафыннан кабул ителгән. Икенче адым буларак бу протоколлар һәр бер илнең үзендә каралырга тиеш иде. Процесста каршылыкка кермәү максаты белән башыннан ук ике ил арасында каршылык тудырган мәсьәләләр протоколга кертелмәде. Шул уңайдан геноцид мәсьәләсе дә.

Мәгълүм булганча, Әрмәнстан Госманлы империясе вакытында миллион ярым әрмәннең үтерелүен әйтә. Төркия исә бу гаепләүне катгый кире кага.
XS
SM
MD
LG