Accessibility links

Татарлар Явыз Иванның битенә төкерә


Казанның рус җәмгыяте вәкилләре русларга татар телен өйрәтүне Явыз Иванның битенә төкерү дип бәяли. Татарстанда рус һәм татар телләренең дәүләт теле булуы акыллы сәясәтме, әллә хатамы?

Казан дәүләт университетының Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге “Татарстан-2009” симпозиумын үткәрде. Казанның рус мәдәнияте җәмгыяте вәкиле Михаил Щеглов җыенда “Татарстанда икетеллек: акыллы сәясәтме, хатамы?” дигән сорауга җавап эзләде. Щеглов татар теле татар балаларына югарырак дәрәҗәдә укытылырга, бу телне кем тели, шул кеше генә өйрәнергә тиеш дип фикерли. Русларның татар телен өйрәнмиячәкләрен дә искәртә.

Мәскәү икетелекне хупламады

Техника фәннәре кандидаты Михаил Щеглов фикеренчә, Татарстанда икетеллек акча җитмәү, мәктәпләрдә яхшы татар теле укытучылары булмау, методик әдәбият җитешмәү аркасында урнаша алмаган. Татар теленең дәүләт теле дәрәҗәсе алуына 20 ел узуга карамастан, Щегловның ике кызы да мәктәптә дәүләт телен үзләштерә алмаган икән. Ул Татарстанда икетелекнең кәгазьдә калуын Мәскәүнең басымы белән бәйли.

Рус милләтчесе белдерүенчә, рус теле, физика һәм башка төгәл фәннәр урынына татар телен укыту аркасында балалар БДИ-ны (ЕГЭ) башка төбәкләр белән чагыштырганда начаррак бирә. Щеглов бу фактны искә алса да, татар мәктәбендә укучыларга бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә тапшырта башлауларын әйтеп торуны кирәк тапмады.

“Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен карасак, Татарстанда бу фәннән икеле алучылар, уртак күрсәткеч белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк булды. Монысы көн кебек ачык инде, рус телен укытуны ике тапкыр киметкәч, күрсәткеч тә ике тапкыр түбән булачак”, ди Михаил Щеглов.

Канунны татарлар чыгара, руслар интегә

Михаил Щегловның чыгышын тыңлагач, “Телләр турындагы” канунны, Конституцияне татарлардан торган төркем генә кабул иткән булып чыга . Дәүләт Шурасы составы да гел татарлар гына торган. Щеглов сүзләре белән әйтсәк, татарлар тел мәсьәләсендә арттырып җибәргән.

Шунысын да әйтергә кирәк, ул Дәүләт Шурасында рус халык мәнфәгатен яклаучы депутатлар булмады, хәзер дә юк.

“Икетеллек сәяси хата”

Михаил Щеглов чыгышы ахырында икетеллекне сәяси хата дип белдерде. Сәясәтче Фәндәс Сафиуллин исә икетеллекне тормышка ашмаган акыллы сәясәт дип бәяләргә чакырды. Әмма Щеглов сәяси мәсьәләләрне уңышсызлыкка очрады дип әйтә алмыйбыз, ди.

Утырышта бу мәсьәлә татарлар белән урыслар арасында кискен бәхәс тә булып алды. Рус милләтчесенә татар телен белмичә, икетеллек мәсьәләсен күтәрергә хокукы юк дип әйтүчеләр дә булды. Әмма Щеглов җыенга килүчеләргә алга таба да чигенмиячәген белдерде.
XS
SM
MD
LG