Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:02

Башкортстанда Мәскәү ягыннан килгән белдерүләр җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте. Республика президентсыз калырга һәм бер төбәк белән кушылырга мөмкин.

Әлеге хафалануларга Русия Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызловның 21 гыйнварда ясаган белдерүе сәбәпче булды. Борис Грызлов җомга көнне үтәчәк Русия Дәүләт Шурасы утырышында “Бердәм Русия” фиркасенең илнең сәяси корылышын үзгәртүгә бәйле ясаячак тәкъдимнәре турында әйткән иде. Аның фикеренчә, Русия төбәкләре башлыкларының исем аталышы бертөсле генә булырга тиеш.

Бу фикер элегрәк тә башка сәясәтчеләр тарафыннан да яңгыратыла иде. Имеш, Русиядә бер генә президент булырга тиеш. Ә төбәкләрдәге иң югары җитәкчеләр башка төрле исем алырга тиеш түгел.

Борис Грызлов белдерүенчә, икенче тәкъдим илнең хәерче төбәкләрен бай өлкәләр һәм республикалар белән кушу, аларны берләштерүгә бәйле булачак. Ягъни мәсәлән, Башкортстан һәм Татарстан кебек куәтле республикаларга күрше-тирәдәге ярлырак өлкәне кушып кую ихтималлыгы да була ала. Шушы ук фикерләрен Борис Грызлов җомга көнне үткән Русия Дәүләт утырышында да әйтте.

Шушы утырышта ЛДПР фиркасе башлыгы Владимир Жириновский да төбәкләр милли нигездә аерылырга тиеш түгел, аларның географик атамалары гына булырга тиеш дип белдерде.

Моның ише белдерүләр элегрәк тә ясала килде. Соңгы араларда төбәкләр парламентларында депутатлар санын киметү һәм аларның исемен дә бертөсле генә атау кирәклеге турында да бик “акыллы” фикерләр яңгыратыла иде. Үзенчә җәмәгатьчелек фикерен әзерләү кебегрәк гамәлдер инде бу.

Зөфәр Еникеев
Борис Грызловның белдерүенә карата фикерләрен белү өчен, “Азатлык” хәбәрчесе Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның даими комитеты рәисе Зөфәр Еникеевка мөрәҗәгать итте. “Төбәкләрнең хокукларын кысу соңгы елларда дәүләт сәясәтенә әйләнде һәм бу юнәлештә эзмә-эзлекле эш алып барыла”, - ди Зөфәр әфәнде.

Башкортстанда Русия хакимиятләренең төбәкләрнең хокукларын кысу гамәлләренә республика рәсми җитәкчеләре ягыннан әлләни каршылык булмаса да, башкорт милли оешмалары кискен мөнәсәбәтләрен белдереп тора. Кайбер каршылык чаралары – митинглар, пикетлар оештырыла. Әгәр “Бердәм Русия”нең төбәкләрдә президетнлык институтын бетерүгә бәйле һәм башка уй-ниятләре тормышка ашырыла башласа, Башкортстан җәмәгатьчелек оешмалары беренче булып күтәрелеп чыгарга мөмкин.

Бу фикерне “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә хокук фәннәре кандидаты, Башкортстан дәүләт университетының хокук колледжы директоры Әхтәр Босконов әйтте. “Русия хакимнәре һаман да әйләнеп килә дә шул ук тырмаларга баса. Илне федератив юлга чыгару урынына, алар гел унитар юлга салулый”, - ди Әхтәр Босконов.

22 гыйнварда узган Русия Дәүләт шурасы утырышында шулай итеп төбәкләр җитәкчеләрен чакырып, аларга үзенчә кисәтүләр ясалган кебек белдерүләр бәян ителде. Анда Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов та катнашты. Ул президент булып дүртенче мөддәт утыра инде, аңа тиздән кәнәфиен калдырасы, шуңа күрә шәхсән ул Башкортстанда бәлки президентлык институты бетерелүгә бик пошынмыйдыр да.

Уфадагы танылган галим һәм этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, әлеге көндә дә Башкортстанда президентлыкның исеме генә бар. “Башкортстанда хәзер Конституция дә берничә тапкыр үзгәртелде, президентны да халык сайламады, ә Мәскәү билгеләп кенә куйды, шулай булгач, президент атамасы Башкортстанда эчтәлеге булмаган бер коры атама гына ул”, - ди Илдар әфәнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG