Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павловский: Медведев – киләсе президент, Путин китәргә тиеш


Глеб Павловский
Глеб Павловский

Эффектив сәясәт фонды җитәкчесе Глеб Павловский соңгы 15 елда Русиянең иң еш телгә алынган сәяси күзәтүчеседер. Башта Путин, хәзер Медведев идарәсенең сәяси киңәшчесе булып тора. Азатлыкка биргән эксклюзив әңгәмәдә ул, 2012 елда кем президент булачак, дигән сорауга җавап бирде.

Кайбер күзәтүчеләр Павловскийны “Путинның Карл Роувы” дип атый. Американ президенты Джордж Бушның сәяси киңәшчесе Карл Роув белән чагыштыра. Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Павловский, мин беркайчан да чиновник булмадым, президент түгел, аның идарәсенең киңәшчесе булдым, дип бу чагыштыруны кире какты.

Дәүләт бар, җәмгыять – юк.
Путин президентлыгының төп казанышы дип Павловский Русиянең танылуын атый, үз ватандашлары һәм чит илләр тарафыннан. Путинның иң зур уңышсызлыгы дип Павловский аның дәүләт төзү белән мавыгып, җәмгыять турында онытуын әйтте. Нәтиҗәдә дәүләт танылды, җәмгыять – юк. Менә шул танылмаган җәмгыять хәзер проблем булып тора, ди белгеч.

Медведевка килгәндә, Павловский фикеренчә, ул кыска вакыт эчендә аппарат тарафыннан танылып өлгергән. Гәрчә, Путин варисы булу аңа беренче вакытта зур авырлыклар тудырса да. Медведевның төп проблемы дип Павловский аның артык ипле, уртачыл булуын әйтә. Ул һәрчак аннан көтелгәннән азрак эшли, ул моны үзе дә аңлый, ди белгеч.

2012 елда хакимият партиясе президентлыкка кемне тәкъдим итәр, Путиннымы, Медведевнымы дигән сорауга Павловский: “Иң яхшысы – алар берәр өченче кешене табып, аңа урын бирү булыр иде. Бу җәмгыятькә динамика өстәр иде. Ләкин бу мөмкин түгел дип уйлым” диде.

Русиянең федераль төзелешен үзгәртергә кирәк.
Шуңа күрә, иң кулай сценарий – инерция булачак. Медведев элитада, халыкта хуплау казануын дәвам итәчәк. Путин моны кабул итәчәк. Чөнки Путин ахыр чиктә китәргә тиеш. Әгәр берәр каза гына килеп чыкмаса, Медведевның заманчалаштыру сәясәте казага тарымаса, аның кабат президент булу шанслары зур.

Русиянең федераль төзелешенә килгәндә, Павловский совет чорыннан калган бу төзелешне камил түгел дип саный, аны кайчан да булса үзгәртергә кирәк булачак дигән фикердә.

Җирле җитәкчеләрне билгеләү тәртибенә килгәндә, Павловский аны да камил дип санамый, ул аптыраганнан кабул ителде, ди. Белгеч фикеренчә, җирле җитәкчеләрне билгеләү тәртибен дә берәр кайчан үзгәртергә кирәк булачак.
XS
SM
MD
LG