Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:00

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Польшаның “Патриот” американ ракеталарын нәкъ Русия чиге янында урнаштыруга тулы аңлатма сорый. Мәскәү белән Украинага килгәндә, якын киләчәктә бу ике илнең мөнәсәбәтләре яхшырыр дигән карашта булуын әйтте.

Җомга көнне Мәскәүдә журналистлар белән очрашуда Лавров Иранның атом программасы мәсьәләсендә чигенмәвенә үкенүен белдерде. Ул бу мәсьәләдә Тәһран белән сөйләшүләрне дәвам иттерергә чакырды. БМО өстәмә чикләүләр кертергә мөмкин, дип тә өстәде. Әмма Русиянең аны хуплаячагын ачыктан-ачык әйтмәде.

Тәһранга каршы чикләүләр кертү тәкъдиме якын атналарда каралыр дип көтелә. Лавров сүзләренчә, Иранның тыныч максатта кулланылырга мөмкин атом тырышлыклары искә алынырга тиеш.

Ракеталарны Русия чигендә урнаштыру максатын белергә телибез

Лавров Польшаның Русия чигендә “Патриот” американ ракеталарын урнаштыру, Мәскәү белән Украинаның киләчәк мөнәсәбәтләре, Кушма Штатлар белән стратегик һөҗүм кораллары килешүен раслау мәсьәләләренә киңрәк тукталды.

Чәршәмбе көнне рәсми Варшау “Патриот” ракеталарын урнаштыру апрельгә билгеләнгәнен белдерде һәм 100 американ хәрбие киләчәген әйтте.

Польша саклану министры Богдан Клих американ ракеталарын урнаштыру өчен Калининградка якын булган Моронг шәһәрен сайлау бернинди сәяси һәм стратегик мәгънәне истә тотмый, бу бары ракеталарны һәм американ хәрбиләрен урнаштыру өчен уңайлы урын булуга гына бәйле дигән иде.

Элегрәк ракеталарның Варшау тирәсендә куелырга мөмкинлеге әйтелде.

Лавров исә ракеталарның нәкъ Русия чигендә урнаштыру сәбәпләрен әлегә тулысынча белмәвен һәм НАТОдан аңлатмалар көтүен әйтте.

“Мөгаен әлеге батареяларның нәкъ шунда урнаштырылуына сәбәпләр бардыр. Миндә әлегә тулы мәгълүмат юк. Әмма ни өчен Польша Русиягә каршы көчен арттыра дигән караш тудыру кирәк, анысы һич аңлашылмый. Калганына килгәндә, без башта аңлатмалар алырга тырышачакбыз, аннары бу хәлне тикшереп үз бәябезне бирәчәкбез”, диде ул.

Лавров сүзләренчә, “Патриот” ракеталарын урнаштыру бу НАТОдагы ике илнең үз мәсьәләсе. Шул ук вакытта министр Мәскәү Польша һәм НАТО белән дә мөнәсәбәтләрне төзүче ил буларак бу хакта аңлатмалар алырга теләвен белдерде.

Идеологиясез генә

Мәскәү белән Киев мөнәсәбәтләренә килгәндә, Украинада яңа президент сайлангач ике ил арасындагы элемтәләр яхшырыр дип өметләнүен әйтте. Билгеле булганча, 7 февральдә узачак сайлауның икенче турына премьер-министр Юлия Тимошенко һәм Төбәкләр фиркасе башлыгы Виктор Янукович узды. Көнбатыш тарафлы хәзерге президент Виктор Ющенкодан аермалы буларак, аларның икесе дә Мәскәү белән араларны якынайту ягында булуын әйтә. Лавров Мәскәүнең моны уңай кабул итүен белдерде.

“Хәзер президент сайлавының II нче турында кайсы намзәтләрнең үткәнен белгәч, без бу намзәтләрнең белдерүләренә нигезләнеп, Украинаның Русия белән мөнәсәбәтләре үзгәрер дип өметләнәбез. Бу мөнәсәбәтләрдә идеология әзрәк булыр, дөресрәге, гомумән ике яклы элемтәләрдә идеология юкка чыгар дип уйлыйбыз”, диде тышкы эшләр министры.

Сөйләшү февральдә булачак

Лавров шулай ук стратегик һөҗүм коралларын киметү яңа килешүе турында Кушма Штатлар белән Русия арасында сөйләшүләр февральдә торгызылачагын әйтте. 1991 елда кабул ителгән элекке килешүнең вакыты декабрьдә үк чыкса да, Кушма Штатлар президенты Барак Обама һәм Русия президенты Дмитрий Медведев бу хакта әлегә килешә алмады.

АКШ президенты дәүләт куркынычсызлыгы киңәшчесе генерал Дҗеймс Дҗонс һәм штаб җитәкчеләре берләшкән комитеты рәисе адмирал Майкл Малленны бу атнада стратегик һөҗүм коралы килешүенең соңгы нечкәлекләре турында сөйләшү өчен Мәскәүгә килде.

XS
SM
MD
LG