Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаитидa зилзиләдән 11 көн соң бер кеше исән коткарылды


Һаити башкаласын тар-мар иткән көчле җир тетрәвеннән соң 11 көн узгач, җимерелгән бина астыннан бер кеше исән коткарылды. Израил ярдәм көчләре коткарган 21 яшендәге бер кеше бераз яраланган булса да, аның сәлaмәтлегенең әйбәт булуы белдерелде.

Кичә дә 84 яшьлек бер хатын коткарылган иде.

БМО мәгълүматларына караганда, 12 гыйнварда булган зилзиләдән соң 132 кеше коткарылган.
XS
SM
MD
LG