Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:54

Русия белән Белорус арасында нефть низагы дәвам итә


Русия нефтен Европага ташыган юл өстендә транзит ил Белорус белән Русия арасында 2010 ел өчен килешү булдырылмады. Ике ай дәвам иткән сөйләшүләр бер нәтиҗә бирмәде, ике ил бер-берсенә янаулар ташлауны дәвам итә.

Русия Белоруска саткан нефть өчен 100% салым алу белән кисәткәндә, Белорус моңа каршы торачагын белдерә. 2007 елда булган охшаш низагта, Русиянең Белорус аша үткәрелгән нефть сатуы туктады. Нәтиҗәдә бу Польша һәм Германиягә зур йогынты ясаган иде.

Белорус рәсмие Александер Шипилевски Минсктa ясаган чыгышында: "Янаулар хокукый түгел, Русия салымнарны әкренләп киметергә тиеш", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG