Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:04

Иранда булган очкыч казасында 46 кеше яраланды


Исфәһаннан Мәшһәд шәһәренә очкан Табан һава юллары ширкәтенең "Ту-154" очкычы Мәшһәд һава аланына төшкәндә юлдан тайпылып, казага очрады. Юлдан тайпылган очкычның арткы өлеше яна башлады.

Мәшһәд һава аланы ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре тиз арада каза җиренә килеп җитеп, юлчыларны очкычтан тышка чыгарды. Казада очкычтагы 156 кешенең 46сы яраланган.

Яраланган кешеләрнең бер өлеше янгын сәбәпле тoманнан агуланган. Хастәханәгә озатылган ярлыларның хәленең әйбәт булуы белдерелде. Һава аланы казадан соң бер мөддәт очышка ябылган.

Очкычның 3тән бер өлеше зыян күргән казаның сәбәбе әле тикшерә.

XS
SM
MD
LG