Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:55

Кытайлар интернет иреклеге таләп итә


Кытай белән интернетта эзләү хезмәте тәкъдим итүче Google арасында кабынган цензура һәм кибер һөҗүмнәр вакытында уздырылган фикер сораштыруда, Кытай халкының күбрәк интернет иреклеген таләп итүе ачыкланды.

Азат Азия Радиосы (RFA) хәбәренә караганда, Һонг Конгда Googlены яклаган протест чараларында бер төркем "Интернетта цензурага каршыбыз, Googlега афәрин" дигән шигарь күтәреп чыккан.

Кытайда "worldpublicopinion.org" тарафыннан 2008 елда уздырылган һәм соңгы бер атнада яңартылган медиа һәм интернет иреклеге турындагы сораштыруда, Кытай халкының өчтән ике өлеше ирекле интернет таләп итүен белдергән.

Сораштыруда Кытайда интернет кырында чикләүләр турында җавап биргән халыкның 66% "бөтен кешенең интернетта теләгән әйберне укырга хакы бар" дигән карашта.

Сораштыруга катнашучыларның 21% исә " хөкүмәтнең интернеттагы кайбер язмаларны тыярга хокукы бар" дип җавап биргән.

XS
SM
MD
LG