Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда сайлау кичектерелә


Әфганстанда 22нче майда буласы парламент сайлавының 18нче сентябрьгә кичектерелүe белдерелә.

Үзәк сайлау комиссиясе вәкиле Фазыл Мәнәви кичектерү сәбәбен иминлек һәм кайбер җитешсезлекләр белән аңлатты. Көнбатыш илләре сайлау комиссиясенең бу карарын хуплады.

Көнбатыш бу мөддәт эчендә әфган хакимиятенең сайлауда хәрәмләшүгә юл куймас өчен кирәкле чараларны хәстәрли алачагына өмет баглый.

Хөкүмәт намзәтләрен тәмам парламентка кабул иттерә алмаган президент Хамит Карзаи исә сайлауның үз вакытында узуын тели иде.

Ләкин Әфганстанда сәяси тoтрыклык урнаша алмады. Карзаинең президентлыкка яңадан сайлануыннан соң парламентка тәкъдим ителгән яңа хөкүмәт намзәтләренең кайберләрен янәдән кабул ителмәде. Нәтиҗәдә хәзер кайбер министрлыклар урыны буш тора.

Пәнҗишәмбе көнне яңа Әфганстан стратегиясе Лондонда каралачак. АКШның Әфганстан һәм Пакстан өчен махсус вәкиле Ричард Һолбрук стратегиянең билгеләнүен һәм аның Лондон конференциясендә каралачагын әйтте.

Британия тышкы эшләр министры Давид Миллибанд бу атна ясаган чыгышында Әфганстанда хәрби стрaтегиядән кала цивиль стратегия дә булдыру шарт булуына басым ясаган иде.
XS
SM
MD
LG