Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:33

Омскиның 48 санлы мәктәбендә мондый чара – «Халыклар дуслыгы фестивале» булып узды. Чараның программасы буенча һәр сыйныф берәр төрле милләтне күрсәтте, әлбәттә күрсәтә алганчы – кем җырларын ишеттерде, кем биюләрен башкарды, кем халкы турында да сөйләде.

Омскида милләтара чаралар үткәрү үзенә күрә бер гадәткә әйләнеп бара дип әйтергә мөмкин. «Бердәмлек», «Чиктәш территорияләр мәдәниятләре» дип исемләнгән фестивальләр һәм башка милләтара чараларны күләмле итеп, максатлы программалар буенча Дуслык йорты оештырса, мәктәпләр яисә башка уку йортлары кечкенәрәк итеп, үз укучылары, аларның ата-аналары өчен дуслык фестивальләре уздыра.

Милләтара чара оештыручылар ярдәм сорап еш кына «Умырзая» ансамбленә яисә мохтарияткә мөрәҗәгать итәләр. Гадәттә татар халкы, татар оешмалары эшчәнлеге турында мәгълүматлар, милли киемнәр сорыйлар. Әлбәттә, мондый үтенечләр бервакытта да кире кагылмый, мөмкин булганча ярдәм күрсәтелә.

Күптән түгел Омскиның 48 санлы мәктәбендә мондый чара – «Халыклар дуслыгы фестивале» булып узды. Чараның программасы буенча һәр сыйныф берәр төрле милләтне күрсәтте, әлбәттә күрсәтә алганчы – кем җырларын ишеттерде, кем биюләрен башкарды, кем халкы турында да сөйләде. Татар халкын бу фестивальдә 4 сыйныф балалары күрсәтте.

Балалар чыгышларын исәнләшеп башладылар. Аннан соң татарлар турында берникадәр мәгълүматлар биреп, сабантуй бәйрәме уеннары турында сөйләделәр, йомырка салынган кашык белән йөгереп тә күрсәттеләр.


Бу сыйныфта ике генә укучы татар милләтеннән – Данис һәм Эльвина. Данис шәһәр мохтарияте каршында эшләүче «Өмет» студиясенә йөри. Сыйныфының чыгышына ул «Кәләпүшем» дигән җыр әзерләгән иде.

Балалар татар, казакъ җырын да, рус, украин, үзбәк, грузин, биюләрен дә шау-гөр килеп кул чабып кабул иттеләр.

Мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире Алла Борисова, без мондый чараларның кирәклеген сизәбез, даими үткәрәбез, чөнки без күп, без төрле, без Русиядә яшибез, ди.

Куйган максатыбызга ирешәбез, безнең мәктәптә төрле милләт балалары арасында дошманлык юк, гомумән, милләтләр дуслыгы өлкәдәге милли сәясәтнең аерым үзенчәлеге, ди Алла Борисова.

XS
SM
MD
LG