Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айгөл Мәхмүтова эше кире прокуратурага кайтарылды


Мәскәүнең Кузьминки район мәхкәмәсендә журналист Айгөл Мәхмүтова эше яңадан каралды. Мәскәүдәге “Судьба Кузьминок” исемле район газеты баш мөхәррире Мәхмүтова ике җинаять эшендә гаепләнеп 5,5 елга төрмәгә хөкем ителгән иде.

Мәхмүтованың адвокатлары ике эшне дә яңадан карауны сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Югары мәхкәмә бу мөрәҗәгатьләрнең берсен кире какты.

20 гыйнвар көнне икенче эш (“янау белән акча таләп итү”) кире каралганнан соң, мәхкәмә тикшерүгә төгәллек кертү өчен аны кире прокуратурага кайтарды. Моның сәбәпләре берничә.

Беренчедән, тикшерү тәкъдим иткән рәсми кәгазьләрдән Айгөлнең гамәлләре кайсы елда башкарылганы аңлашылмый. Кайбер документларда ул “зыян күрүчегә” сүздә генә янаган диелә, шулай ук бер кәгазьдә Айгөл үз машинасының бамперы белән “зыян күрүченең” тезе һәм биленә бәрдерткән ел 2007 диелсә, икенчесендә - 2008 тора.

Шулай ук бу эштә аңлашылмаучанлык тудырган башка яклар да шактый. Мисал өчен ул кылган җинаять вакытын төгәл атаучы юк. Әлеге вакыт иртәнге 6-дан-көндезге 12 тирәсендә “йөри”. “Зыян күрүче” үзе бер төрле әйтсә, “шаһитлар” икенче вакытны күрсәтә.

Шулай ук машинаның бамперы белән тезгә һәм шул ук вакытта билгә бәрдерү мөмкин түгеллеге дә күпләргә яхшы аңлашыла. Чөнки машинаның җиһазы бер урында гына урнашкан.

Әлеге сәбәпләр эшне кире тикшерүгә җибәрүгә нигез булды.

Элегрәк тә Мәхмүтова эшендә аңлашылмаган яклар шактый иде. Мисал өчен ул милиционерларны кыйнауда гаепләнде. Гәрчә кечкенә генә кызның хокук саклаучыларны кыйнавы беркемне ышандырмады.

Тумышы белән Башкортстаннан булган Айгөл Мәскәүнең Кузьминки бистәсендә чыгучы "Судьба Кузьминок" басмасының баш мөхәррире буларак, журналист тикшерүләре үткәреп, шәһәр мэры Юрий Лужков карары белән, Мәскәүнең Кузьминки районында балалар мәйданчыгында канунсыз рәвештә күпкатлы гаражлар төзүне туктатып кала алган иде.

Шул сәбәпле, күп акчалар, эш урыннарын югалткан элекке түрәләр ялган шаһитләр табып, Айгөлне мәхкәмәгә тарттылар.
XS
SM
MD
LG