Accessibility links

Мөфтилеккә намзәтләр саны арту ихтимал


Чаллы мөхтәсибе Әлфәс Гайфулла (с), мөфти Госман Исхакый, имам Фоат Габдуллин
Чаллы мөхтәсибе Әлфәс Гайфулла (с), мөфти Госман Исхакый, имам Фоат Габдуллин

Татарстан диния нәзарәте рәисен узган сайлаулар шактый гаугалы, бәхәсле булган иде. Быелгы 27 февральдә булачак сайлауда рәислеккә дәгъва кылучы мөддәт билгеле һәм ул әлегә бердәнбер намзәт булып торучы Госман хәзрәт Исхакый. Хәзерге вакытта Госман хәзрәт сайлау алды сәфәрләре белән мәшгуль.

Башта узган сайлауларны беркадәр искә төшерик. Сайлау алдыннан да, аннан соң да вәзгыять шактый бәхәсле, хәтта гаугалы, низаглы булды, дияргә мөмкин. Ә менә быел диния нәзарәте рәисен сайлау кампаниясе тыныч, артык шома бара шикелле. Намзәт тә берәү генә. Бу күренеш бераз сәер тоела.

“Мин генә намзәт булу үзем өчен дә сәер. Аңлап бетерә алмыйм, моңа сөенергәме, борчылыргамы? Ләкин пленум узды, намзәт шунда күрсәтелде. Анда “мөфтилеккә тагын кемнәр чыга”, дип, берничә тапкыр әйтелде. Берәү дә чыкмады. Тагын берничә намзәт булса, яхшы буласы иде.

Икенче яктан, моннан 4 ел элек чыккан намзәт минем туганым булса да, миңа пычрак атарга тырышты. Бу да күңелле түгел, татар халкына хас булган сыйфат түгел. Берничә кеше чыгып көчен сынаса күркәм булыр иде. Бәлки Корылтай вакытында үзләрен чыгаручылар булыр. Нигезнәмә моңа рөхсәт бирә”, ди Исхакый.

Русия кануннары барлык диннәр өчен дә


Соңгы вакытта православ руханилары армиядә еш күренә. Солдатлар белән эшләү сыйфатын ачыклау буенча эш бара. Руханиларны хәзер сайлап алып армиягә озаталар. Ә менә ислам дине әһелләре армиягә якыная алдымы?

“Күпме генә дин иреге, дин тигезлеге хакында сөйләсәк тә, Мәскәү православ шәһәре, Русия православ дәүләте. Бүген патриархны, урыннардагы епископларны губернаторлар һәм хакимият башлыклары зурлап, аларга буйсынып, кулларын үбеп, ихтирам күрсәтәләр. Мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә дә хакимият башлыклары шундый мөнәсәбәттә булса, эш җиңел барыр иде. Армиягә динне кертү өчен миллиардлаган сум акча кирәк. Белгечләр, китап-әсбаплар, кием, мөмкинлекләр булдыру, әзерләү өчен кирәк ул акчалар. Мәчет, чиркәү төзү зур чыгымнар сорый. Уңай мисаллар да бар.

Ильяс хәзрәтнең бер шәкертен армиягә алалар. Ул анда ничек намаз укырмын, нәрсә ашармын, дип борчылып китә. Хәрби берләшмә командирлары аның мәдрәсә бетерүен белгәч, үзбәкләр, азәрбайҗаннар, дагестаннар, татарлар һ.б. мөселманнар арасында тәрбия эше алып барырга тәкъдим итәләр.

Вәгазъ, намаз уку өчен бүлмә бирәләр. Корабльдә яки башка хәрби урыннарда православ йолалары башкаруны тәнкыйтьлибез икән, “нигә безне чукындырасыз, кадил белән су сибеп йөрисез”, дип әйтүчеләр булса, мөселман үз хокукларын таләп итсә, алай булмас иде. Кемдер Мәскәүдә, Уфада, Кавказда “Мин иң олы мөфти”, дип мөселманнарны берләштерәбез дип йөреп, аны фарска әйләндерүчеләр дә бар.

Арабызда “хәрбиләргә, төрмәләргә булышыйк”, диючеләр аз. Русия кануннары православ дине өчен генә түгел, башка диннәр өчен дә. Шуннан файдаланып, хокукларны якларга кирәк”, дигән фикерне әйтте Госман Исхакый “Азатлык”ка.

Мөсемлман телевидениясе булуга өмет юк

Русиядә “Союз” телеканалы 5 ел инде православ дине тапшыруларын тәүлек әйләнәсе күрсәтә. Русия мөселманнары өчен телевидение тапшырулары булдыруга өмет бармы?
“Татарстанда – юк”, диде Госман хәзрәт.

Аннан соң ул тагын бер тапкыр Русиянең православ дәүләт булуын искә алды. Аларның епископлары, башка хезмәткәрләренең Дәүләт Думасы эшендә катнашуын, казнадан акча алынуын, башка юллар белән ярдәм күрсәтүләрен әйтеп китте.

“Президент та телевидение мәсьәләсен шәхси әмере белән генә хәл итә алмый. Чөнки күп кенә ТВлар шәхси яки акционерлык рәвешендә. Акча бирсәгез, күпме кирәк сөйләгез, диләр. Ә хәзерге мәхәллә-мәчетләрдә утка, суга түләргә акча юк. ТВ каналы ачу турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Шулай булса да исламга килүчеләр саны арта, дәгъвәтнең рәвешләре күп”, дигән фикердә Татарстан диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый.
XS
SM
MD
LG