Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать пулатын яңадан академик Велихов җитәклиячәк


Академик Евгений Велихов яңадан Җәмәгать пулаты җитәкчесе итеп сайланды. Бүген Мәскәүдә пулатның яңа чакырылышы беренче утырышын үткәрде.

"Интерфакс" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Велиховка альтернатив намзәт чыгарылмаган. Аны бер тавыштан сайлаганнар.
Русиянең "Курчатов институты" фәнни үзәге президенты, академик Евгений Велихов Җәмәгать пулаты җитәкчесе урынында инде ике мөддәт эшләгән иде.

Бу оешма ике елга бер туплана. Беренче тапкыр ул 2005 елда төзелгән иде. Җәмәгать пулатына иҗтимагый оешма вәкилләре, билгеле җәмәгать эшлеклеләре керә.
XS
SM
MD
LG