Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либандагы каза урынында 28 мәет табылган


Либан хакимиятләре белдергәнчә, илнең ярларында каза урынында һәлак булган 28 кеше табылган. Һава торышы начар булуына карамастан, коткару-эзләү чарасы дәвам итә. Исән калучылар турында мәгълүмат расланмады.

Либан президенты Мишел Сөләйман очкычның террор аркасында казага очрау ихтималы аз дип саный. Бәйрутта чыгыш ясаганда Сөләйман, әлегә фаҗигале хәлнең сәбәбен тикшерүчеләр ачыклар, дип белдерде.

Бәйруттан күтәрелгән "Боинг-737" очкычында шартлау була, ул Урта диңгезгә төшә. Анда 90 кеше була.

Юлчылар арасында Франция илчесенең хатыны да булган, дип хәбәр ителә. Русия консуллыгы биргән мәгълүматларга караганда, очкычта бер Русия ватандашы очкан.
XS
SM
MD
LG