Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев хакимият фиркасе исемлеген хуплады


Русия президенты "Бердәм Русия" фиркасе Татарстан президенты вазыйфасына тәкъдим иткән исемлек белән килеште, дип хәбәр итте Кремльнең матбугат хезмәте.

Бу исемлеккә хәзерге президент Миңтимер Шәймиев, хөкүмәт рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент җитәкчесе һәм “Бердәм Русия”нең төбәк булеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин кертелгән иде.

Президент идарәсе башлыгы урынбасары Владислав Сурков, "Бердәм Русия" фиркасенең Генераль Шурасы президиумына рәсми белдерү җибәрәчәк.

Русия Федерациясе президенты Татарстаның Дәүләт Шурасына президент вазыйфасына "Бердәм Русия" фиркасе тәкъдим иткән исемлектән сайланган намзәт кертеләчәк, дип әйтелә рәсми белдерүдә.

22 гыйнвар көнне Татарстан президенты аны бу вазыйфага яңадан тәкъдим итмәү турында үтенеч белән чыккан иде. Дмитрий Медведев бу вазыйфага Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итәргә җыенуын белдерде.
XS
SM
MD
LG