Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия “Мистраль” белән кемне өркетмәкче?


Балтыйк буе илләре Русиянең Франциядән хәрби караблар сатып алу теләген зур борчылу белән кабул итте. Гәрчә белгечләр Русиядән турыдан-туры куркыныч янавына шикләнеп караса да, 2008 елгы Русиянең Грузия җиренә керүеннән соң, Балтыйк буе илләре һәм Грузия үзләрен бик зәгыйфь хис итә.

Белгечләр сүзләренчә, Мәскәү заманча хәрби техника сатып алу тәкъдиме белән инде шактый гына Көнбатыш илләргә мөрәҗәгать иткән булган.

Әлбәттә, Русия исемлегендә иң бәхәс тудырганы - бу диңгездә төрле чаралар башкара алучы “Мистраль” төрендәге француз карабы.

Стоһолмдагы Швеция халыкара тикшеренүләре институтының корал сату мәсьәләләре бүлеге мөдире Пол Холтом сүзләренчә, әлеге караб бик күп максатта кулланыла ала.

“Боралаклар, гаскәрләр, хастаханәләр, качаклар ташуда кулланылырга мөмкин”, диде ул

Путин: “Мистраль”ны теләгән җирдә кулланачакбыз”


“Мистраль” барлыгы 900 хәрбине, 35 боралакны, дүрт десант көймәсен, шулай ук 70-ләп җир транспортын, шул исәптән 13 танкны сыйдыра ала торган караб. Франциянең хәзерге вакытта “Мистраль” төрендәге ике карабы бар.

Әлегә хәтле бу караб наркотик сәүдәсенә каршы чараларда, 2008 елны Нәргиз давылыннан соң, зур ярдәм күрсәтүдә кулланылды.

Әмма Русия аны күбрәк хәрби максатларда кулланачак дип фаразлана. 2009 елның сентябрендә Русия флоты идарәсе башлыгы адмирал Владимир Высоцкий: “Әгәр Грузия белән сугыш вакытында “Мистраль” кебек караб булса, Кара диңгез флоты 26 сәгать башкарган эшне 40 минутта төгәлләп булыр иде”, дип белдерде.

Грузиянең бу аеруча да ачуын чыгарды. Тышкы эшләр министры Григол Вашадзе ноябрьдә Парижга баргач: “Мәскәүнең француз карабын сатып алырга теләве Тифлисне борчуга сала”, диде.

Әлеге хәл шулай ук Мәскәү белән мөнәсәбәтләре киеренке булган НАТОның яңа әгъзалары – Балтыйк буе илләрен дә битараф калдырмый. Русия премьер-министры Владимир Путин узган елның ноябрендә француз хезмәттәшләре белән “Мистраль” турында сөйләшүләр алып барганда: “Русия аны кирәк булган җирдә кулланачак”, дип кистереп әйтте.

Куркыныч юк

Эстония һәм Латвия узган ел азагында Мәскәү Балтыйк диңгезенә “Мистраль” карабын кертсә, бу җавап чаралар куллануга китерәчәген белдерде. Ике ил хөкүмәте дә Франциядән Мәскәүгә карабны сатмаска сорады, шулай ук алар Вашингтонга да мөрәҗәгать итте.

Лондондагы патша берләштерелгән хезмәтләр институтының халыкара иминлек тикшеренүләре мөдире Дҗонатан Эял сүзләренчә, Русиянең “Магистраль” төрендәге карабларны сатып алуы, әле куркыныч яный дигән сүз түгел.

Шул ук вакытта Эял Франциянең һәм башка кайбер Көнбатыш Европа илләре хөкүмәтенең Русиягә корал сату әзерлеге НАТОның бердәмлеге мәсьәләсендә бәхәс уята.

3 Балтыйк буе иле һәм Польша НАТО-ның Русиядән куркыныч янавын тануын тели.

Икенче тарафтагы Франция һәм Германия киресенчә Русия стратегик хезмәттәш рәвешендә кабул ителергә тиеш дигән фикердә.

Кушма Штатлардагы Rand Corp ширкәте өлкән сәяси белгече Ольга Оликер әйтүенчә, Балтыйк буе илләренең борчылулары аңлашыла, әмма тулысынча чынбарлыкка нигезләнмәгән. Аның фикеренчә, Русиянең НАТОның яңа әгъзаларына һөҗүм итүгә теләге дә, акчасы да юк.

“Мистраль” төрендәге карабны сатып алу Русиянең көчен, әлбәттә, күбәйтә. Әмма аны гамәлдә куллану бу әле икенче мәсьәлә. Аның Балтыйк илләренә куркыныч тудыруы сорау булып кала. Минем уйлавымча, Балтыйк буе илләренең борчылулары урынсыз”, ди ул.

Франция-Русия күпере

Кушма Штатларның бер төркем сенаторы декабрьдә Франциянең Вашингтондагы илчесенә борчылу хаты юллаган иде. Алар Русия заманча коралланып Көнбатыш ихтыяҗларына зыян салырга мөмкинлеген әйтте.

Оликер сүзләренчә, Кушма Штатларның моңа турыдан-туры тыкшынуы президент Барак Обаманың Русия белән мөнәсәбәтләрне җайлау сәясәтенә комачауларга мөмкин.

Франция карабны сату турында әлегә карар кабул итмәде. Әмма шуңа да карамастан, аның Русия белән мөнәсәбәтләрне арттырырга тырышуы ачыктан-ачык күренә. 2010 ел Парижда “Русия елы” дип игълан ителгән. Шулай ук быел Русиядә дә -“Франция елы”.

“Мистраль” гына түгел...

Белгечләр сүзләренчә, Мәскәү хәрби модернизацияне алга сөрә. Эял фикеренчә, “Мистраль” моның бер өлеше генә. Үзенең флотын күәтләндерүдән тыш, ул атом арсеналын, ракета системаларын һәм һава көчләрен дә заманчага туры китерә. Хәзерге вакытта Скандинавия илләре, Италия, Израилдән алдынгы кораллар алу турында сөйләшүләр бара.

Холтом фикеренчә, Русия илнең хәрби-сәнәгать өлкәсе түбән дәрәҗәдә булуын аңлый. Һәм бу тырышлыклары беренче чиратта шуңа бәйле.
XS
SM
MD
LG