Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дымовский эше: милициядә реформа барамы?


Алексей Дымовский
Алексей Дымовский

Дүшәмбедә Новороссийск шәһәрендә элекке милиция майоры Алексей Дымовский эшендә тыңлаулар башланды. Берничә ай элек ул интернетта милициядә коррупция турында видеоязма урнаштырып, бар Русияне шаулаткан иде. Хәзер аның үзенә ике җинаять эше ачылган.

Элекке милиция майоры Алексей Дымовский җомга көнне мәхкәмә бинасында кулга алынган. Кулга алуның рәсми аңлатмасы – ул кемнеңдер исеменә янаулар әйткән, диелә. Дымовский үзе моны телефон сөйләшүләренең тыңланып барылуы белән аңлата. Кулга алыныр алдыннан ул Азатлыкның урыс бүлегенә болай диде:

“Телефон сөйләшүләренең тыңлану-тыңланмавын ачыклау өчен, әгәр мине канунсыз хөкем итсәләр, мин тикшерүчедән дә мәхкәмәдән дә үч алачакмын, дигән идем. Мин моны явыз ният белән үч алу өчен түгел, ә моңа реакцияне белер өчен әйттем: минем телефонны тыңлыйлармы, юкмы.”

Узган елның ноябрендә Дымовский интернетның YouTube сәхифәсенә милициядәге коррупция гамәлләре, башбаштаклыклар турында язмалар урнаштырган иде. Анда ул җитәкчеләрнең исемнәрен атап, конкрет мисаллар китерде. Премьер-министр Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, милициядә тәртип урнаштырырга чакырды.

Шушы хәлдән соң ул, яла ягуда гаепләнеп, эшеннән алынды. Хәзер аның үзенә ике җинаять эше ачылган. Элекке майор үзенең эш урынын файдаланып, дүрт ел эчендә $800 күләмендә акча үзләштерүдә гаепләнә. Янәсе, ул информаторларга дигән акчаны кысып калган. Гаепле дип табылган очракта аңа 10 елга кадәр төрмә яный.

“Үзен системага каршы куйды”

Дымовскийның эше инде берничә ай игътибар үзәгендә булса да, аның чын ниятләре кайберәүләр өчен әле дә аңлашылмый. Русиялеләрнең күбесе еллар буе шул системда эшләгән, шул ук тәртип бозуларда катнашкан кешенең милицияне тәнкыйтьләргә хакы юк дип саный.

Хокук яклаучылар Дымовский ягын алды. Алар милиция түрәләрен милициядәге хәлләрне фаш итүче кешене эзәрлекләүдә, э башка җитдирәк эшләргә күз йомуда гаепли. Мисал итеп, апрель аенда Мәскәү кибетендә өч кешене атып үтергән, тагын алтысын яралаган милиция хезмәткәре Денис Евсюков эшен китерә.

Корбаннарның адвокатлары әйтүенә караганда, Евсюковка тоткарлау бүлмәсендә яхшы мөгамәлә күрсәтелә, хокук яклаучылар аңа артык йомшак хөкем чыгарылырга мөмкин, дип борчыла.

Сәяси күзәтүче Николай Петров сүзләренчә, бу ике эш беренче карашка охшаш, икесе дә милициядәге тәртип бозуларны фаш итү белән бәйле булса да, алар арасында җитди аерма бар:

“Евсюков корпорация кагыйдәләрен бозмый. Ул тәртип бозса да, корпорация аның хәлен аңларга, хатасын гафу итәргә әзер. Дымовский корпорация кагыйдәләрен боза, ул үзен системага каршы куйды.”

Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Дымовский тирәсендәге вәзгыять президент Медведевның декабрь аенда игълан ителгән милициядә реформалар башкару програмының тормышка ашуына шик тудыра.

«Мемориал» төркеме рәистәше Александр Черкасов милициядәге хәлләр өчен гаепнең бер өлеше русиялеләрнең үзендә ди. Аларның күбесе Дымовскийны гаепли, аны якларга теләми. Түрәләр моны сизеп, аңа каршы нәрсә тели шуны эшли, ди белгеч.
XS
SM
MD
LG