Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова эшендә шаһитлар җавап тотты


25 гыйнварда Чаллыда Фәүзия Бәйрәмовага карата мәхкәмә эше дәвам итте. Бу юлы прокуратура Милли Мәжлеснең мәгълүм утырышында катнашкан кешеләрне шаһит буларак чакырган иде.

Милли Мәжлеснен элекке рәисе Илдус Әмирхан дөнья җәмәгатьчелегенә, парламентларга Милли Мәжлеснең мөрәжагать итәргә вакаләте юк иде, дип белдерде.

Язучы Фәнзамал Баттал Милли мәҗлес рөхсәт ителгэн һәм хупланган эшне генэ башкарды", - дигән фикерне эйтте.

Түбән Кама Татар иҗтимагый узәге рәисе Хәлил Аюпов элеге карарлар очен Фәүзия Бәйрәмованы гына тугел, анда кем катнашкан, барыбызны да хөкем итәргә кирәк, дип белдерде.

Милли мәҗлес рәисе Фәүзәя Бәйрәмованы милләтара низагны чыгарырга тырышуда гаеплиләр. Мәхкәмә 26 гыйнварда дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG