Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов: “Шәймиевның китүе сенсация түгел”


атарстан Президенты Минтимер Шәймиевның яңа мөддәткә президент булудан баш тартуы вакыйгасы башкортстаннарның да игътибар үзәгендә. Бу уңайдан Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов та фикерләрен белдерде.

“Минтимер Шәймиев лаеклы китә. Без аның белән аралашып торабыз. Аның китүе сенсация түгел”. Мортаза Рәхимов сүзләренчә, Минтимер Шәймиевны Башкортстанда да хөрмәт итәләр.

Президент Татарстан президенты вазыйфасына тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнехановны сәләтле сәнәгатьче, спортка да вакыт таба дип аны “Шумахер” дип атады. Мортаза Рәхимов сүзләренчә, Татарстанның яңа җитәкчесе элекке курсны дәвам итәчәк, ниндидер зур үзгәрешләр булмаячак.
XS
SM
MD
LG