Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда беренче тапкыр ирекне чикләү карары чыгарылды


Татарстанда беренче тапкыр гаепләнүчегә яңа гына кертелгән ирекне чикләү җәзасы берелде.
Мәхкәмә карары әле көченә кермәде, дип хәбәр итә җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе.

Бу хөкем карары Әтнә районы Ары авылында яшәүче 39 яшьлек Илһам Гыйниятовка чыгарылган. Ул күршесе белән ачуланышкан булган. Күрше аңы тимер чылбыр белән үтерергә янаган. Илһам аңа җавап йөзеннән, кәкмәк белән башына суккан. Ир-кеше исән калган, әмма яраланган.

Мәхкәмә Илһам Гыйниятов үз-үзен саклау чикләреннән чыккан, дигән карар чыгарган. Аңа 6 айга ирекне чикләү җәзасы бирелгән. Гыйныятов кичке 8дән соң урамга чыкмаска, киңкүләм чараларда катнашмаска, тикшерүчеләр белән килештермичә башка урынга күчеп китмәскә тиеш.
XS
SM
MD
LG