Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:03

Аның Шәһри Болгарга игътибарын Сембер татар җәмәгатьчелеге аеруча зур канәгатьлек белән кабул итте. Дөрес, бу очракта да ул үзен сыгылмалы сәясмән сыйфатында күрсәтте: берьюлы Казан ханлыгын яулап алыр өчен төзелгән илбасарлар һәйкәле Свияжскига да игътибарын белдереп.

Ә менә Болгар тыюлыгына игътибар - Татарстан хакимиятенең бу тарихи һәйкәлебезгә җылырак мөнәсәбәтен күптән көткән татар җәмәгатьчелеге өчен шатлыклы хәбәр булып чыкты. Сәбәбе дә юк түгел: Сембер өлкәсе җирләре заманында тулаем диярлек Идел Болгарстанына кергәннәр. Әле дә өлкәнең көньяк чиге сагында торучы болгар манарасы саклана. Шулай ук халык телендә “Хәйдәр мәгарәләре” дип аталган җир куышлары да - өстәлмә дәлилдер.

Моны җирле рус матбугаты төркиләр белән бәйләргә теләмәсә дә. Имеш, Хәйдәр - я гади урыс мужигы, я һинд баласы булган. Бу “Народная газета” “ачышы”. Шул ук газетт Иске Кулаткы районы Муса авылы җирендә табылган чирәптән ясалган борынгы суүткәргечләрне дә XIX гасыр калдыгы дип игълан итте. Имеш, бу суүткәргечләрне әсир төшкән австриялеләр ясаганнар. Һаман шул инде: татар шикәр чөгендере эшкәртергә һәм сыер саварга гына сәләтле. Шәһри Болгардагы чирәп торбаларны кем ясап биргәндер инде болгар бабаларыбызга.

Ә җитди сүзгә кайтсак… 1988 елның 3 апрелендә бөтен СССР буенча беренче милли оешма булып аваз салган “Туган тел” оешмасы үз максатларыннан берсе итеп тарихи үзаңны торгызуны куйган иде. Шул ук елның 23 сентябрендә оештырылган Шәһри Болгарга сәяхәт җирле урыс матбугатында да яңгыраш тапты. Бу чараның маҗаралары да истә калган. Сентябрь ае – яңгырлы була, гадәттә.

Хәерчегә җир каршы, дигәндәй, яңгыр сибәләп тора. Ульян өлкәсе чигенә җиттек – асфальт та бетте. Татарстан җирендә юл - күтәрелгән грунт кына. Ялланган шофер кәҗәләнә, кире борылам, ди. Тагын өчәр сум җыеп бирергә туры килде. Автобусны этә-төртә барып җиттек.

Шулай да сәяхәт бик ошады. Анда катнашучылар үз якыннарына сөйләгәннәр, күрәсең: тагын оештыруны сорыйлар. Экскурсия бюросына мөрәҗәгать итәбез: сезгә дә керем кирәктер бит, имеш. Өйрәнербез, диделәр. Беркадәр вакыт узгач, белешергә барган идек тә… гарьләнеп үләрсең: “Пусть татар лодыря не гоняют, пусть сначала дороги строят”, дип күзгә төрттеләр, башка типтеләр.

Гомере буе имүче-реципиент булып яшәгән Ульян өлкәсендә һәр авылга асфальт илткәндә, күрше Татарстанның савым сыер ролендә генә икәнен белмиләр икән шул түрәләр. Аңлатырга туры килде. Тик файдасыз шул – чынлап та юл начар ич. Янә “Туган тел”гә оештырырга туры килде экскурсияләрне.

Шөкер, Мәскәүнең Казан бугазындагы элмәге бушый төшкәч, Татарстанда да юл мәсьәләсе чишелде, анысы. Әмма гарьлек хисләре онытылырлык түгел инде…

Хәер, читкә кителде бит әле. Сүзебез Шәһри Болгарга мөнәсәбәт турында гына иде ич. Бу җәһәттән тагын бер гыйбрәтле күренеш. Сембергә Шәһри Болгар музее күргәзмәсе килгән иде. Тик, нигәдер, “Языковский” дип аталган әдәби музей ишегендә “Техник сәбәпләр аркасында музей ябык” дигән игълан пәйда булды. Ишек шакырга да туры килде. Музей директоры Лариса Ершова андый игълан элүне салкынлык белән аңлатты. Шулай да өстәп куйды: “Әгәр дә телефон аша берәр төркем заказ бирсә, без аларны салкынлык турында кисәтәбез һәм теләкләре сүнмәсә, экскурсовод чакырабыз”.

Бу әңгәмә вакытында урамда 3 градус җылылык иде. Моңа гаҗәпләнү белдергәч, Лариса Юрьевна укытучыларның Идел Болгарстанына битарафлыгы турында сөйләп китте.

Татар җәмәгатьчелеге исә артабан да ел саен борынгы башкалабызга сәяхәтләр оештыра килде. Чараның төп максаты - болгар бабаларыбызның шанлы тарихы белән таныштыру булганга, автобуста барганда бу турыда мәгълүматлар бирү гадәткә керде. Шулай ук дини вәгазьләр, җыр-шигырьләр белән дә озын юлны бизәү… Ә шәһри Болгарның үзе белән танышу – музей урнашкан чиркәү бинасы астында сыкранып ятучы мөселман кабер ташларыннан башлана килде. Аннан тыш - сакланган корылмалар белән танышу, Кече манара янында өйлә намазы уку, Габдархман коесыннан су алу, Рабига күлендә коену һәм башка чаралар…

Артабан мондый сәяхәтләрне Кашаповлар җитәкчелегендә чаллылар күтәреп алдылар. 20шәр автобус тутырып килгән халыкны ашатып, учаклар ягып, төннәр буе концерт тамашалыр оештырып… Салават тарафыннан башкарылган ”Мин яратам, сине Татарстан” җырын җыенның гимны сыйфатында кулланып… Флүрә Низамованың ялкынлы шигырьләрен тәкърарлап.

Бөтен дөнья буйлап сибелгәнбез,
Сибелгәнме әле – кем белгән?
Татар илен канлы кылыч белән
Өлкә-крайларга кем бүлгән?
Китмибез без, дигән иде Тукай,
Юк, китмибез әле, кайтабыз.
Тамырларны барлап, янә тагын
Мәчет,мәктәп булып калкабыз!

Мондый чаралар “артык” милли төс алдылар, күрәсең: Татарстанның Мәгариф министрлыгы альтернатив чаралар да оештыра башлады. Артабан Шәһри Болгардагы җыеннар дини төсмер алдылар. Ике тарафлы мөфтиләр арасында тудырылган ясалма капма-каршылыкны кыздырып торуга да кулланылды Болгар җыеннары.

Шөкер, болары да артта калды. Соңгы арада бу җыен дини генә түгел – мәдәни-тарихи вакыйгага да әйләнде. Күренекле дин әһеле Илдус хәзрәт Фәизевнең җан эреткеч вәгазьләре, сәнгать осталарының чыгышлары мондый җыеннарны гомуми бәйрәмгә әйләндерде. Тарихи, дини һәм мәдәни бәйрәмгә.

Бу эшкә олуг шәхесебез Миңтимер Шәймиевнең алынуы шанлы тарихыбызны барлау ягыннан аеруча зур өлеш кертер, дигән өмет тә бар. Һәрхәлдә, Сембердәге милли хәрәкәт активистлары шуңа өметләнә. Һәм өлкә җирлегендә сакланып калган Болгар шәһәрлекләренә дә игътибар артыр, дигән өметләр ныгый төшәр. Ни әйтсәң дә, җирле археологлар фикеренчә, бүгенге Ульян өлкәсе җирендәге Ашлы (Ошель) шәһәрлеге Бөек Болгарстанның, Биләр белән Болгардан кала, өченче олуг шәһәре булган ич. Җирле археолог Юрий Семыкин фикеренчә, Иске Алейкин шәһәрлеге дә олуг игътибарга лаек.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG