Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть бароннары социаль вәгъдәләрен үтәмәскә охшаган


Шуңа күрә Башкортстандагы нефть тармагы предприятиеләренең яңа хуҗаларын республика җитәкчелеге ничек тә булса үз орбитасына кертергә тырыша.

2009 елның апрелендә Мәскәү Кремленә якын исәпләнгән АФК “Система” кемнәрнеңдер кулыннан Башкортстан республикасы җирлегендәге дүрт нефть эшкәртү заводы һәм нефтькә бәйле янә ике эре компания акцияләренең контроль пакетын сатып алганнан соң, яңа хуҗалар шушы алты компанияне яңача эшләтүгә керештеләр.

Иң башта әлеге алты компаниянең берсе - “Башнефть”кә, калган компанияләр белән идарә итү хокукы бирелде. Һәм менә яңа гына “Башнефть” нигезендә яңа компания “Башнефь-Чыгару” компаниясе төзелде. Яңа компания нефть чыгару эшләре белән генә шөгыльләнәчәк. Әйткәндәй, 2008 елда Башкортстанның ягулык-энергетика предприятиеләре 12 миллион тонна чамасы нефть чыгардылар һәм читтән китерелгән нефтьне дә хисаплаганда, 21 миллион тонна нефтьне эшкәрттеләр.

Башкортстандагы нефтькә бәйле предприятиеләр тирәсендәге мәсьәләләргә тукталуның сәбәбе шунда – АФК “Система” кулына күчкәнче, әлеге ифрат бай һәм керемле компанияләр аталы–уллы Рәхимовлар контролендә дип исәпләнә иделәр. Күпмедер дәрәҗәдә, бу компанияләрне хакимияттәге башкорт элитасының икътисади–финанс куәте, дип тә санарга була иде.

Нәкъ шушы компанияләр аша республиканың Урал арты районнарын аерым үстерү өчен бюджеттан тыш акчаны ишеп бүлә иделәр. Дөрес, искә алган алты компанияне саткач, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов АФК “Система” җитәкчелеге белән социаль бурычлар турында ниндидер килешү төзеде. Республиканың мәгълүмат чаралары: “Яңа хуҗалар бу компанияләрнең социаль йөген элеккечә тартачак”, дип аңлаттылар.

Әмма, Башкортстан президенты тирәсендәгеләр Рәхимовка: син киткәч, алар вәгъдәләрен үтәүдән баш тартачаклар, дип аңлатканнардыр. Һәрхәлдә, “Башнефть”нең яңа җитәкчелеген Рәхимов арбасына ныграк бәйләп куяр өчендер инде, бу атнада Мортаза Рәхимов “Башнефть” компаниясе директорлар советы рәисе Александр Гончарукны Президент советы дигән киңәшмә органга кертүгә иреште. Хәзер инде шул ук Гончарук теге яисә бу социаль проект өчен Президент советы утырышында кул күтәргәч, аны тормышка ашыру өчен акча да бүләргә тиеш булып чыга.

Әмма, аңлашыла ки – бу схема бүген, Рәхимов хакимият дилбегәсен кулында тоткан вакытта бәлки эшләр дә. Ә менә Рәхимов урынына яңа кеше куелгач мәскәүләрнең Урал арты башкорт районнарын үстерү өчен елына 3-4 миллиард сум акча бүлүне дәвам итүләре бик шикле.
XS
SM
MD
LG