Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта яңадан шартлау булды


Бүген Багдадта булган шартлау аркасында 17 кеше һәлак булды.

Гыйрак полициясе биргән мәгълүматларга караганда, интихарчы шартлаткыч куелган машинада полициянең бер бинасы янындагы сакчыларга һөҗүм иткән.

Дүшәмбе көнне Багдадта берничә шартлау булды. Аларда 40 якын кеше һәлак булды, 100 артыгы зыян күрде.

Гыйрак хакимиятләре һәм Америка хәрбиләре парламент сайлаулары алдыннан террор гамәлләренең саны арту мөмкинлеге турында кисәтә.
XS
SM
MD
LG