Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:07

Русия Бандераны зурлау белән канәгать түгел


Русия тышкы эшләр министрлыгы Украинаның Степан Бандерага милли каһарман исемен бирү белән канәгать түгел.
Бу исемне үткән атнада Украина президенты Виктор Ющенко бирде. Шул рәвешле Бандераның мөстәкыйль украин дәүләтен төзүгә булган фидакарь хезмәтен һәм батырлыгына хөрмәт белдерелде, диелә.

Украин милләтчеләре оешмасы 1930-40 елларда эш иткән.Ул Украинаның Польшадан бәйсезлеге өчен көрәш алып барган. II Дөнья сугышы вакытында бу оешма Германия нациларына һәм Советлар Берлегенә каршы көрәш алып барган.

Бандерага каршы чыгучылар, аны нацилар белән хезмәттәшлек итүдә гаепли.

XS
SM
MD
LG