Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:32

"Мөселманнар өчен иң мөһиме мәхәллә, мәчет. Алар шушында җыелышып, үз проблемаларын хәл итә алалар. Шуңа күрә мөселманнарны берләштереп зур системаның булдырылуы мөселманнар өчен мөһим микән дигән сорау туа", ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

27 февраль якынлашкан саен, Татарстан мөселманнарының алдагы язмышы күбрәк уйландыра. Бер яктан узган ел азагында ук Русиядә бөтен мөселманнарны берләштерүче идарә төзү турында сүз чыкты, икенче яктан республика мөселманнары яңа мөфти сайларга әзерләнә. Әлегә бу ике сорау да ачык кала.

“Кем өчен берләшү”

Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Русия җитәкчелегенең мөселманнарны берләштерергә теләве сәяси адым, ди. Аның фикеренчә, мөселманнарга һичшиксез берләшергә кирәк, әмма ни рәвешле ирешергә монысы әле зур проблема.

“Мөселманнарның берләшүенә беркем дә каршы түгел. Әмма бу мәсьәләнең асылында яткан проблемалар бүген дә ачыкланмады. Берләшү фикере мөселманнар тарафыннан әйтелгән бер формаль күренеш түгел микән дигән фикер дә туа. Берләшүгә каршы булмаганнар үз тәкъдимнәре белән чыгарга тиеш. Әмма алар булмады. Мөселманнарны берләштерүнең догматик кануни нигезләре булырга тиеш.

Рус православ чиркәвендә андый проблема юк. Чөнки биредә вертикаль һәрвакыт булган. Һәм аның өчен ничек оешырга дигән проблема юк. Күп гасырлар буе мөселманнарны берләштерү проблемасы дәүләт сәясәтенең бер өлеше булган. Ислам динендә билгеле бер калыпка салынган идарә итүче вертикаль юк. Шуңа күрә мөселманнар өчен иң мөһиме мәхәллә, мәчет. Алар шушында җыелышып, үз проблемаларын хәл итә алалар. Шуңа күрә зур системаның булдырылуы мөселманнар өчен мөһим микән дигән сорау туа. Берләшү кем өчен башкарыла? Мөселманнаргамы, әллә кемнеңдер мәнфәгатьләрен кайгыртугамы? Диния назәрәтләре исә мөселманнарның түгел, дәүләт сәясәтен канәгатьләндерү өчен башкарылган. Бүген Русиядә 45 диния назәрәте, мөфтиятләр бар. Әмма гади мөселманнарга аның кадәр сан кирәкми”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

“Татарстан мөселманнары әле дә талашып яшәр иде”


Мөхәммәтшин сүзләренчә, әгәр 1998 елда республика хөкүмәте бер диния назәрәте төзү карарына килмәсә, Татарстан мөселманнары әле дә үзара талашып яшәр иде. Мөхәммәтшин, “мөселманнар үзләре генә берләшер алыр микән”, ди. Әмма, аның фикеренчә, бу эшкә хакимиятнең тыкшынуы төрле кеше төрлечә бәяли. Берәүләр өчен бу хакимиятнең мөселманнар эшенә тыкшынуын, икенчеләр моны хакимиятнең дини сәясәтне торгызырга теләве, ди.

Сталин да аңлаган

Мөселманнарны берләштерү мәсьәләсендә, Мөхәммәтшин, Сталин чорына да мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренчә, хәтта бу җитәкче дә нинди генә көчле диктатор булуына карамастан, заманында 4 диния назәрәте төзеттергән.

“Бөек Ватан сугышы башлангач мөселманнарда дини аң көчәйде. Сталин тоталитар режимга нигез салучы буларак, нинди генә диктатор булмасын ул Советлар берлегендә 4 диния назәрәте төзегән. Ни өчен Сталин мөселманнарны бер рәткә төзеп, менә сезгә бер диния назәрәте, шунда эшләгез димәгән. Бу да гади проблема түгел. Бер яктан, ул Русия мөселманнарын берләштерергә теләмәгән. Икенчедән, ул мөселманнарны бергә җыярга курыкты микән. Бу сорау ачык кала”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Мөфти яңа вәзгыятьтә сайлана

Русия мөселманнарын берләштерү проблемасы белән беррәттән, Татарстан мөселманнарын республика мөфтиен сайлау мәсьәләсе борчый. Рафыйк Мөхәммәтшин исә, бу сорауның инде хәл ителүен әйтә. Аның сүзләренчә, 27 февральдә узачак сайлауда рәислеккә дәгъва кылучы инде билгеле, ул әлегә бердәнбер - хәзерге мөфти Госман хәзрәт Исхакый.

Тик сайланачак мөфтинең исеме билгеле булса да, татарстаннар моңа ышанып бетми. Чөнки әле узган ел азагында республикада күп кенә сәясәт белгечләре Шәймиевнең президент булачагына шикләнми иде. Әмма вәзгыять үзгәрде. Мөфти белән дә шундый көтелмәгән хәл килеп чыкмасмы, дип борчыла татарлар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG