Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова мәхкәмә тәрҗемәчесеннән баш тартты


Фәүзия Бәйрәмова һәм Галишан Нуриәхмәтов
Фәүзия Бәйрәмова һәм Галишан Нуриәхмәтов

Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованың хөкем эшендә прокуратура ягыннан шаһитларны тыңлау башланды. Шаһитлар арасында язучылар, милли хәрәкәт җитәкчеләре, халык депутаты да бар. Шаһит буларак чакырылган Хәлил Әюпов, Милли Мәҗлес карарлары өчен мәгълүм утырышта катнашкан барлык кеше җавап тотарга тиеш, дип белдерде.

Мәхкәмә залына шаһит буларак беренче итеп Милли Мәҗлеснең элекке рәисе Илдус Әмирханов чакырылды. Сорау-җавап рәвешендә барган сөйләшүдә Илдус әфәнде “Милли Мәҗлеснең дөнья җәмәгатьчелегенә, парламентларга мөрәҗәгать итәргә вәкәләте юк иде”, дигән белдерү ясады.

Баттал: Русиянең хәле шәптән түгел димәк


Әмирхановтан соң чакырылган язучы Фәнзаман Баттал “Без рөхсәт ителгән һәм хуплана торган гамәл кылдык. Бу хөкем эше – сәяси чара”, дип басым ясап әйтте. Тәнәфес вакытында Фәнзаман Баттал бу сүзләрен “Азатлык”ка тагын бер кат кабатлады.

“Әсирлектә дип әйтим, колониядә булган халыкларны яклау өчен халыкара кануннар, килешүләр бар. Анда “һәр халык тыныч яки көрәш юлы белән азатлыкка омтылырга” тиешлеге әйтелә. Без сугышырга җыенмыйбыз. Тыныч юл белән безнең дә азатлык яуларга хокукыбыз бар. Милли Мәҗлеснең бурычы шул, куылган диик инде, хөкүмәтнең максаты шул. Без бер халыкка да дошман түгел.

Бары татар халкы башка халыклар белән тигез хокукта булсын дигән фикердә торабыз. Без туган телебез, динебез, үзебезчә яшәү өчен тырышабыз. Милли Мәҗлес эшендә бернинди җинаять юк. Аны халыкны азатлыкка өндәүче, кеше хокукларын яклаучы изге мәҗлес дип саныйм”, дигән фикердә ФәнзаманБаттал. 71 яшьлек Фәнзаман Батталны 37 градус салкында өеннән алып чыгып, 250 чакрымдагы Чаллыга сак астында китерәләр. “Сигезенче дистәне ваклаган картны шулай азаплыйлар икән, Русиянең хәле шәптән түгелдер”, ди Баттал.

Җаваплылык тигез бүленерме
?

Түбән Кама ТИҮ рәисе Хәлил Әюпов берүк вакытта шәһәр шурасы депутаты да. Шаһитлык күрсәтмәләре биргәндә ул, Фәүзия Бәйрәмованы Милли Мәҗлес карарлары өчен генә түгел, туры сүзе, милләтне яклаган өчен да хөкем итәләр, дип белдерде. Аның фикеренчә, Мәҗлес карарлары өчен Бәйрәмова гына түгел, шушы карарны кабул итүдә катнашкан барлык кеше җавап тотарга тиеш. Ул шулай ук сорау алуларның ФСБ бүлмәсендә булуын басым буларак кабул итүен дә мәхкәмәдә белдерде.

Фәнзаман Баттал (с), Дамир Шәйхетдин
Зифа Әхәтова мәхкәмәдә тәрҗемәче буларак катнаша. Бәйрәмова аның тулы булмаган тәрҗемәләренә берничә тапкыр ризасызлык белдерде, нәкъ шушы тәрҗемәчедән баш тартуын әйтте. Мондый мәхкәмәләрдә тәрҗемәчегә ни дәрәҗә кыен?

“Әлбәттә нык авыр. Монда терминнарны белергә, махсус әзерлек кирәк. Көндәлек сөйләшү теле белән мәхкәмә телен тәрҗемә итүдә аерма зур. Алга таба мондый эшләрдә тәрҗемәче булу теләге юк, күңелле эш түгел бу”, диде “Азатлык”ка Әхәтова.

БТИҮ эше белән дә кызыксыналар


Хөкем эшенә шаһит буларак килгән БТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәтов:

“Бу конвейерга куелган эшләр. Башта Рәфис Кашапов, аннан Дамир Шәйхетдинне хөкем иттеләр. Хәзер менә Фәүзия Бәйрәмованы. Инде аңа мәхкәмә бетмәс борын БТИҮ турында "кайгырта" башладылар. Инде 11 октябрь көнне җыелып кабул иткән карарлар, аларның ни өчен чит илләргә җибәрелүе белән кызыксынулар бар. Бу эшләр Мәскәү, федераль оешмалар, ФСБ эшләгән эш. Бәйрәмованы дөресен сөйләгән өчен хөкем итәләр. Мин моны татар халкын хөкем итүгә тиңлим”, дигән бәясен бирде.

“Эш бик катлаулы бара. Шаһитлар да төрле. Кайсы яклап, кайсы бутап, кайсы каршы сөйли. Ә барысы да татарлар. Эш миңа гына ачылган икән, бу – сәяси эзәрлекләү. Моны Х.Әюпов та, Галишан Нуриәхмәтов та аермачык, милләт хокукын яклавымны әйттеләр”, диде Бәйрәмова.

Әлеге мәхкәмә барышында гаепләүче як Милли Мәҗлес карарларын кемнәр әзерләве белән дә кызыксынды. Шаһитлар бу очракта, проект авторы буларак Америкада яшәүче Вил Мирзаяновны да искә алдылар. Мәхкәмә 27 гыйнварда дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG