Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:26

Казанда 34 йорт җылысыз калды


Казанда күп катлы 34 йорт җылысыз калды. Төзелеш эшләре вакытында дистәләрчә торак йортны җылык белән тәэмин иткән торбага зур зыян килгән.

"Казан җылылык челтәре" оешмасы хәбәр иткәнчә, субай сугу эшләре вакытында торба тишелгән булган. Нәтиҗәдә башкаланың ике районында барлыгы 34 торак йорт җылысыз калган.

Төзелеш эшләрен торбаларны багучы оешма белән килештермәгәннәр, дип әйткән оешма вәкиле "Интерфакс" агентлыгына.

Казанда салкын һава тора.

XS
SM
MD
LG