Accessibility links

Муса Бигине искә алдылар


Казандагы Г.Тукай музеенда философ, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, публицист Муса Бигиевның тууына 135 ел уңаеннан кичә узды. Анда әдипнең тормыш юлын, олы хезмәтләрен искә алдылар. Совет чорында ул “тыелганнардан” иде. Әмма, Исхакыйлар, Рәшит казыйлар кебек читтә вафат булса да, еллар аша халкына кайты.

Кичәдә Муса Бигиев иҗаты белән кызыксынучы галимнәр, дин гыйлемен үзләштерүче шәкертләр, ислам сукмагыннан атлаучы ак яулыклы әбиләр дә бар иде. Мондый искә алу кичәләре татар халкының үткәне һәм бүгенгесен онытмас өчен Тукай музеенда еш үткәрелеп килә.

Бигиев “Өлфәт”, “әл-Гаср-әл-Җәдит”, “Вакыт”, “Шура” газета-журналлары белән хезмәттәшлек иткән олугъ шәхес. Төрки халыкларының милли азатлыгы өчен көрәшкән, 1917-1930 елларда гомумрусия мөселманнар корылтайлары оештырган кеше.

Муса Бигиев
“Иттифак әл-мөслимин” фиркасе әгъзасы булып торган. 1917 - 1930 елларда Петербург һәм Мәскәү мәчетләре имамы булган, танылган “Ислам Әлифбасы” дигән китабы дөнья күргәч, кискен рәвештә марксизмны тәнкыйтьләп язганы өчен аны төрмәгә дә ябалар.

“Тарихи мәгълүматларга караганда, Муса Бигиев 1875 елны Дондагы Ростов шәһәрендә туган диеп язалар. Тик НКВДда тоткынлыкта булганда ул үзен 1871 елда туган диеп күрсәтә. Ә аның кызы Фатыйма ханым сүзләренә караганда, бу туган елның төгәлсезлеге хәрби хезмәткә дә бәйле булган”, ди Бигиевның иҗат юлын өйрәнүче фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов.

“Муса Көнбатыш фәлсәфәсен дә өйрәнгән, җәдитче галимнәр өчен китапларны дә тәрҗемә иткән, математиканы бик яраткан “Шәригать ни өчен Руъяны игътибар итмеш”, дигән китабында Муса Бигиев үзен чын математик ролендә күрсәтә, хәтта кайбер мәгълүматлар буенча “Царское (Русское) астрономическое общество” дигән оешманың әгъзасы булып торган дигән имеш-мимешләр дә бар, ягъни бу өлкәдә дә тирән белемле, тәгълиматлы кеше булган”, ди Айдар Хәйретдинов.

Истанбулның хәрби уку йортына кергәч, ул якташы, икътисад һәм рус теле укытучысы Муса Акъегетзәдане очрата һәм ул аңа укуын дин юнәлешендә дәвам итәргә киңәш бирә. Менә шуннан соң дөньяви фәннәр өйрәнеп йөргән Бигиев дин юлын сайлый. Бөтен мөселман дөньясын айкап чыга. Аның бу илгизәрлеге 10-15 еллап дәвам итә.

Муса Бигиев 1912 елда Коръәннең татарча тәфсир әзерли, әмма дә ләкин аны бастыру мөфтият боерыгы тарафыннан тыела. Озак та үтми “Коръән Кәрим аять кәлимәләре хозурында хатын” дигән иҗаты туплана, бу Ислам дөньясында тулысынча хатын -кыз мәсьәләләренә багышланган беренче фәтвә була. Ул 1933 елда Берлинда басылып чыга.
Айдар Хәйретдинов


Муса Бигиев, татар, мөселман халкы горурланырдай олугъ шәхес. Ул мәҗлесләрдә сөйли торган вәгазьләрне халык күз яшьләре белән тыңлап торган, чөнки ул күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, халыкның күзен дөньяга ачып, үзләре дә сизмәстән дини тәрбия биргән. Тукай хәтирәләренә күз салсак: “Бигиев, ул хәтта ашавын да эш өстәленнән аерылмыйча ашый иде, анда өстәл тулы кәгазь, язу карасы тамып кына тора иде”.

Бүгенге көндә Муса Бигиев иҗаты төрле яклап өйрәнелә, дисертацияләр языла, китаплары басыла. Аның тормыш юлын сурәтләгән фильмда төшерелде. Ул 1949 елда Мисырда вафат була.
XS
SM
MD
LG