Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сез татарлар түгел, сез башкортлар...”


Җанисәп темасы, мөгаен, моннан соң Башкортстаннан чыккан хәбәрләрдә зур урынны алып торыр. Чөнки, Башкортстандагы иҗтимагый–сәяси атмосфера көннән көн ныграк нәкъ җанисәп тирәсендә куера.

Башкортстанның дәүләт телевидениесе аша көн саен диярлек республиканың көнбатыш ягындагы, нигездә татарлар яшәгән, районнардан репортажлар оештыралар. “Минем кече ватаным”, “Тарихи чәршәмбе” тапшырулары аша андагы районнарда яшәгән татарларның татар түгел, ә башкорт икәнлекләре аңлатыла. Чират Шаран районына да җитте.

18 гыйнвардагы тапшыру дәвамында диктор: “Шаран районын башкорт авыллары”, дип оран сала, ә экранда дистәдән артык авыл исемле пәйдә була. Әлеге гамәл, тапшыру барышында берничә тапкыр кабатлана. Шуннан соң, аерым авылларга тукталып янә, медитация үткәрелә: бу авылга башкортлар нигез салган, бүген дә башкортлар яши, дигән темага. Бу атнаны Шаран районының Дүрмән һәм Чалмалы авыллары кешеләре турында сүз алып барылды.

Әлеге пропагандистик тапшыруларның схемасы гап-гади: дикторлар башкорт телендә бу авылга фәлән елны башкортлар нигез салган дип игълан итәләр, шуннан соң урындагы бер-ике галуш кигән, дигәндәй, кеше (кагыйдә буларак алар галим түгел) саф татар телендә үзләренең башкортлыкларын игълан итәләр.

Тапшыруны оештыручылар һәм махсус җәлеп ителгән авыл кешеләре ничек итеп башкорт авылының татарга әйләнгәнлеген аңлаталар. Аңлатма теләсә кем ышанырлык: имеш, Казан ягыннан берничә татар гаиләсе фәлән гасырда башкортлар арасына килеп утырганнар да, урындагы башкортлар аралаша торгач телләрен үзгәрткәннәр. Әмма, бераздан өстәмә аңлатма бирелә – бу авылда, чынбарлыкта, үзләрен ялгыш кына татар дип исәпләүче башкортлар яши дип. Авылда махсус ялланган кеше саф татар телендә үзенең сөйләмен башкорт теленә якын дип игълан итә.

19 гыйнварда шул ук Шаран районының Чалмалы авылының башкорт авылы икәнлеге аңлатылды. Янә шушы яклардан табылган бер әби Чалмалыны башкортка “әйләндерде”. Аның төп дәлиле: фәлән бабай шулай ди торган иде. Шуннан соң авыл мәктәбеннән репортаж бирелә. Авылның татар балалары телевизор аша үзләрен теге яисә бу башкорт ыруыннан дип белдерәләр.

Тапшыруны алып баручы, урындагы халыкның теле генә түгел, ә җаны башкорт ягына үзгәрүгә дә өмет белдерә. Ә Шаран районы мәгариф бүлеге хезмәткәренең сүзләре киләчәкнең башкортчылыкта булачагына шик калдырмый. Мәгариф хезмәткәре район бюджеты исәбенә күпме башкорт укытучылары чакырылуын, аларга нинди ярдәмнәр күрсәтелүен, районда һәм әлеге авылда нинди башкорт чаралары үткәрелүен сөйләде. Ярдәм дә, чаралар да масштаблы икән.

Тапшыруда, гадәттәгечә, Казанда нәшер ителгән дәреслекләргә тибеп алына. Анда расланганча, андый дәреслекләр аша белем алып, урындагы саф башкорт балалары телләрен дә бозганнар, милли үзаңнары да шулпаланган. Әмма, дип оран сала диктор, алар барыбер үзләренең башкортлыгын онытмыйлар. Шундый тапшырулар киләсе атнада да рәттән биш көн буена барачак.

Шулай итеп, республиканың (нинди дә булса башкорт оешмасыныкы түгел!) республиканың дәүләт телевидениесы көннәр, айлар буена бер генә якның фикерен яңгырата. Икенче төрле фикерне якын китерү дә юк. Мондый шартларда Башкортстандагы татар оешмалары ни генә кылансалар да, ничәмә тапкыр гына җанисәп турында утырып сөйләшсәләр дә, аларның, республиканың бар финанс, административ ресурсына таянган башкорт элитасына каршы куярлык көчләре юк.

Рәсми һәм иҗтимагый Казан бу мәсьәләдә әлегә читтә тора. Мәскәү мәгълүмат чаралары Башкортстандагы моның ише хәлләрне искә дә алмыйлар. Ә Башкортстанда, быел үтәчәк җанисәпне күз алдында тотып, телевизордан халыкның аның гипнозлау бара: сез татар түгел, сез башкортлар...
XS
SM
MD
LG