Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Оренбур татарлары» китабы Казанда тәкъдим ителде


Казан милли-мәдәни үзәгендә тарихчы Рәшит Искәндәровның “Оренбур татарлары” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Кичәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырды.

Бу кичәне Казанның төрле массакүләм мәгълүмат чаралары да киң яктыртты. Анда Оренбур якларында туып үскән, яшәгән Татарстан язучыларын да күрергә мөмкин иде. Алар М. Хәбибуллин, Р. Мостафин, Л. Хәмидуллин. Шулай ук хәзерге көндә Казанда яшәүче якташларыбыз: галимнәр, эшкуарлар, студентлар да бар иде.

Кичә соңлап башланса да тамашачы таралышмады, автобус белән килүче оренбурларны көттеләр. Моның сәбәбе – Оренбурдан юлга чыккан автобусның, Баулы тирәсендә, 37 градус суыклыктан миче ватылып, ремонт эшләре аркасында тоткарлану булды.

Очрашу китап авторы, Рәшит Искәндәров турында төшерелгән “Хезмәт кешесе” исемле фильм белән ачылды. Беренче булып сүзне Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиевага бирделәр.

Зилә Вәлиева китап авторының хезмәтенә, Оренбур җирендә яшәгән һәм яшәүче шәхесләрнең, милләттәшләребезнең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Рәшит Искәндәровны Казанның меңъеллыгына карата булдырылган медаль белән бүләкләүгә кул куйган булса, мәдәният министры бу медальне китап авторына тапшырды да.


Әтисенең автордашы булган Әнвәр Искәндәровның да хезмәте югары бәяләнде. “Мәдәният өлкәсендәге хезмәте өчен министрлыкның мактау билгесе табиблардан беренче булып Әнвәр Искәндәровка тапшырыла”, диде мәдәният министры Зилә Вәлиева.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Оренбур татарларының элек-электән үз халкының телен – мәдәниятен үстерүгә зур игътибар иткәне турында сөйләде. Ул шулай ук әтиле-уллы Искәндәровларга Казанның мең еллыгына карата санаулы гына итеп басылган Коръән китаплары белән Мактау хатларын тапшырды.

Сәхнәдән үзләренең моңлы тавышлары белән тамашачыларны Татарстанның танылган артистлары да куандырды. Алар арасында “Казан нуры” халык инструментлары оркестры, җырчылардан Р. Әсәев, Р. Шәрәфиева, Г. Имамиева, Р. Зәкиров һәм “Оренбур шәле” җыры белән Ф. Сөләйманова.

Оренбур җырчылыры-биючеләре дә үз осталыкларын күрсәтте. Әсәкәйдән килгән Элионора Дәүләтова белән Виолетта Вәлишина һәм Руслан Яросланов, Оренбур шәһәренең “Тургай” ансамбле баянчысы һәм җырчысы Дамир Нурисламов.

Динара Искәндәрова

Оренбур төбәгеннән килүчеләр арасында талантлы балалар да күп иде. Мәсәлән, Каргалы авылыннан биюче кыз Динара Искәндәрова, Пономарёвка районы Дүсмәт авылыннан “Яшьлек” исемле бию һәм “Ләйсән” җыр ансамбльләре.

Кичә ахырында Казанда гомер итүче якташларыбызның “Якташлар” җәмгыятьчелеге төзелде. Аның рәисе итеп Тәлгать Шәрипов сайланды.

“Бу китапны тәкъдим итү – Оренбурдан килгән кунакларны кабул итү – китерү, борын-борыннан килгән рухи туганлыгыбызны яңарту, татар дөньясын берләштерү, көчәйтү булсын иде. Без сезне Казан каласында көтеп калабыз!!!”, дип саубуллаштылар казаннар.
XS
SM
MD
LG