Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО белгечләре: 2009 елда 212 миллион кеше эшсез калган


БМО белгечләре 2009 елда эшсезләр санының кискен артуы турында белдерә

БМО каршында эшли торган Халыкара хезмәт оешмасы үткән елда эшсезлек моңа кадәр булмаган дәрәҗәгә күтәрелде, дип хәбәр итте.

Оешманың хисабында әйтелгәнчә, 2009 елда 212 миллион кеше эшсез калган, алардан 34 мең кеше 2007 елдан бирле эшләми.

БМО белгечләре әйткәнчә, Төньяк Америка, Көнбатыш Европа һәм Япониядә эшсезлек мәсьәләсе аеруча кискен тора.
XS
SM
MD
LG