Accessibility links

Салаватныкы - салаватча


Камал театры бинасында Салаватның 50 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды. Бу чара нәкъ Салаватның иҗади халәтенә туры китереп, үзенчәлекле итеп үткәрелде. Салаватны котларга Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев та килгән иде.

Татарда әйбәт җырчылар күп. Бик көчле тавышлы, теләсә кайсы даирәнең зәвыгына туры килгәне бар. Классик музыка, фольклор, эстрада йолдызларының һәркайсы үзенчә кабатланмас һәм сокландыргыч. Әмма алар арасында Салават аерылып тора. Ул коеп куйган вокал остасы гына түгел, ә халыкның үзе кебек сөйләшә, гади кешеләр кебек моңая, кыю һәм хәтта бераз арттырып җибәреп шаяра, үз тормышын һәм үз иҗатын үзе теләгәнчә оештыра.

25 еллап элек ул нәфис сүз остасы һәм клуб эшләрен оештыручы буларак танылып, Башкортстанның Тәтешле районыннан Чаллыга, аннары Казанга килеп, аннары эстрада җырчысы буларак үзенә юл ярды. Хәзер ул Татарстанда һәм татар яшәгән барлык төбәкләрдә иң популяр эстрада җырчысы. Аның белән сокланучылар, күкләргә чөеп мактаучылар да, көнләшүчеләр дә, яратмаучылар да бар. Битарафлар юк.

Ул балалар фонды җитәкчесе, автомобиль ярышларында премьер-министр Миңнеханов һәм Җәүдәт Миннәхмәтов, Әсхәт Сәфәров кебек күренекле кешеләр белән бергә катнашып, зур чемпионатларда беренче, икенче, өченче, бишенче һәм башка урыннар яулый. Аның концерт программалары милләт, туган тел, дуслык, туганлык темаларына багышланып, саф музыка сәнгате кысаларына гына сыймыйча, зур мәдәни һәм социаль вакыйгага әверелә.


Салаватның 50-еллык кичәсе дә бик үзенчәлекле булды. Ул шаярулы тамаша, капустник жанрында оештырылган иде. Аны котларга килүче җырчы дуслары үзләре юбиляр, Салаватка җырларын багышлыйлар, төрле төртмәле, кызыклы фикерләр әйтәләр. Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Альфред Якшәмбәтов һәм башкалар Салаватның туган авылы Ак Сәеттә бер клубта чыгыш ясап йөргәннәр. Ә Хәмдүнә Тимергалиева хәтта Салаватның пионервожатые булган икән.

2010 елда юбилей үткәрүче Хәмдүнә, Фирзәр генә түгел, шулай ук түгәрәк санга җиткән Зөфәр Хәйретдинов, Венера Ганиева, Айдар Фәйзрахманов, Илһам Шакиров – барысы да Салаватны хөрмәт итеп үзләренең яңа әсәрләрен башкардылар. Ренат Ибраһимов Мәскәүдән кайтып, соңгы 20-30 ел буе мәшһүр әсәрләр исемлегеннән төшмәгән “Ты-моя мелодия” җырын гына түгел, “Себер ягы” дигән татар җырын да башкарды. Башкортстаннан “Кәрәван-сарай” төркеме курай уйнап дәртле җырлар башкардылар. Шунда ук Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның Салаватка котлау хаты укылды.

Әлбәттә, сатириклар Равил Шәрәфиев, Хөршидә һәм Мөршидә, Җәвит Шакиров, “Мунча ташы” театры бу кичәдә бернинди чикләү һәм тыюсыз итеп шаярдылар. Режиссер Эмиль Талипов исә хәтта президент Миңтимер Шәймиев кыяфәтендә чыгып, нәкъ аның кебек чыгыш ясады. Мондый шартларда республика җитәкчеләре һәм Казан шәһәренең башлыгы Илсур Метшин үзен ничек хис иткәндер, әйтеп булмый.

Шаяруларның кискенлеге, артистларның үзара иҗатташларын чеметкәләүләре рәсми, җитди рәвештән бик ерак иде. Шулай да Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев сәхнәгә күтәрелеп, шушы салаватча оештырылган тамашаның гайре рәсми, үткен рухта баруына канәгатьлеген сиздерде. Демократия икән, димәк иҗат кешеләре үзләрен ничек хис итәләр, нәкъ шулай итеп тоталар. Миңтимер Шәймиев Салаватны тәбрикләгәндә, аның җырчы гына түгел, ә бәлки милләтне оештыручы, берләштерүче булуына игътибар итте.

Президент Миңтимер Шәймиев Салават Фәтхетдиновка Русиянең халык артисты дигән мактаулы исем бирүне хәстәрләп, документлар җибәрелүе турында игълан итте. Гадәттә дәүләт җитәкчесе катнашкан кичәләр ике сәгатьтән артмый. Салаватның юбилей мәҗлесе 4 сәгатьтән артык дәвам итте. Ул Илһам Шакировның “Җырланмаган әле безнең җыр” әсәрен башкарганнан соң Салават “Үз халкыма” һәм “Мин яратам сине Татарстан” җырлары белән бу бәйрәмнең соңгы ноктасын куйды.
XS
SM
MD
LG