Accessibility links

Кайнар хәбәр

Освенцимның азат ителүенә 65 ел тулды


Польшада Освенцим (Аусшвиц) наци лагерының азат ителүенә 65 ел тулуга багышланган чаралар үтә. Анда лагерьдә исән калган кешеләр җыелды.
Лагерьдә бер миллионнан артык кеше булган, аларның 90% чамасы - яһүдләр. Күбесе газ камераларында үтерелгән булган.

Израил премьер-министры Бенжамин Нетаньяху һәм Польша җитәкчелеге вәкилләре бүген рәсми чараларда катнашачак.

Освенцим лагере 1945 елның 27 гыйнварында Совет иле гаскәрләре тарафыннан азат ителгән иде.

2005 елда БМО сугыш вакытында һәлак булган 6 миллион яһүд һәм миллионларча башка халыкларга багышлап Халыкара Холокостны искә алу көнен игълан итте.
XS
SM
MD
LG