Татарстанда яңа президентның инде февральдә үк расланачагын Дәүләт Шурасы рәисе Азатлык радиосына үзе әйтте. Хәзерге вакытта рәсми сәфәр белән Америка Кушма Штатларында йөргән Фәрит Мөхәммәтшин, Казанга гыйнвар азагында кайтып, парламентта Миңнехановны билгеләү эшләрен әзерли башлаячагын белдерде.
Хәзерге президент Миңтимер Шәймиевнең вәкаләтләре мартның 25-ендә тәмамлана. Ул бу вазифаны 19 елга якын башкарды һәм узган атнада Русия президентыннан үзен яңа мөтдәткә тәкъдим итмәүне үтенде. Шунда ук Шәймиев бу урында премьер-министр Рөстәм Миңнехановны күрергә теләвен әйтте.
2005 елда гамәлгә кертелгән федерал канун нигезендә төбәк җитәкчеләре халык тарафыннан сайланасы урынга, рәсми раслауны Русия президенты тәкъдиме белән җирле парламентларда гына үтә.
Чәршәмбе кичен президент Медведев Дәүләт Шурасына Татарстан президенты урынына Миңнехановны тәкъдим иткән хатын юллады.