Accessibility links

Татар-башкортның хокукларын бергә яклавы гаепме?


Татар җәмәгатьчелек оешмаларының берлектәге утырышы булды. Анда җанисәпкә әзерләнү барышы тикшерелде. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы профессор Мәҗит Хуҗин узган җанисәптә татарларны бик күп төркемнәргә бүлүләре, шактый тарткалашудан соң төркемнәрне кыскартулары турында искә төшерде.

Аның сүзләренчә, ул Русиянең статистика идарәсенә шалтыраткан. Аннан ул милләтләр исемлеген һәм халык исәбен алулар буенча яңа кагыйдәләрне җибәрүләрен сораган. Статистика идарәсеннән әлегә яңа документлар булмавын, милләтләр исемлеге узган җанисәпнеке калуын ирештергәннәр.

“Узган җанисәптә татарлар шундый төркемнәргә бүленгән иде: татарлар, Әстерхан татарлары, Кырым татарлары, Себер татарлары, мишәрләр һәм керәшеннәр. Инде быелгысында болгарга бүлү дә булачак. Чөнки бу юнәлештә дә эш башладылар”, диде ул. Мәҗит Хуҗин Башкортстанның рәсми мәгълүмат чараларында татар авыллары тарихын башкорт итеп күрсәтүләр уңаеннан борчылуын да белдерде.

Икенче мәсьәлә, Татар иҗтимагый оешмасының тәртибен тикшерүгә әйләнде. Эш шунда, башкорт яшьләренең “Күк бүре”оешмасы берничә оешма белән берлектә Җәмәгатьчелек хокукларын яклау идарәсен төзү эшләрен башлаган иде. Анда татар иҗтимагый үзәге дә кергән. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Мәҗит Хуҗин моны тәнкыйтьләп чыкты.

Аның сүзләренчә: “Берләшкән оппозиция һәм Татар оешмалары берлеге Кеше хокуклары яклау оешмасының Башкортстан бүлекчәсе белән берлектә эш алып бара. Тагы бер оешма төзүгә нигез юк”.

Чарада катнашкан “Ак тамыр” башкорт оешмасы рәисе, әлеге төзелгән идарә әгъзасы Ирек Агишев бу хокук яклау оешмасының максатлары белән таныштырды: “Без оешманы изге максатта төзедек. Максатыбыз федерализмны яклау, коррупциягә, кадрлар сәясәтенә каршы көрәшү.

Без моңа бөтен милләтләрнең дә оешмаларын җәлеп итәргә, уртак чаралар үткәрергә уйлыйбыз”, диде ул. Җыелышта катнашучы күпчелек башкорт оешмалары белән якынаюга уңай каравын белдерде. Бары тик бергә көрәшеп кенә нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дигән фикергә киленде.
XS
SM
MD
LG