Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:06

Һаитидә тагын бер кеше коткарылган


Һаитидә Франция коткаручылары җимерекләр астыннан 17 яшьлек бер кызны чыгарган. Ул ике атнадан артык хәрәбәләр астында яткан. Ул сузызлыктан хәлсезләнгән, аягын авырттырган, әмма гомумән алганда хәле әйбәт, дип хәбәр ителә.

Элегркәк хакимиятләр исәннәрне табу өмете юк дип белдергән иде. Рәсми коткару чаралары берничә көн элек туктатылды.

12 гыйнварь җир тетрәү аркасында, Һаити хакимиятләре әйткәнчә, 200 мең кеше үлгән булырга мөмкин.

Халыкара валюта фонды илгә 102 миллион доллар бүлеп бирү турында игълан итте.

XS
SM
MD
LG