Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 180 йорт җылысыз калган


Казанда 180 торак йорт пәнҗешәмбегә каршы төнгә җылысыз калган.

Казанда субай сукканда торба үткәргечнең тишелүе 34 йорты җылысыз калдырган иде. Бу хәл зуррак казага сәбәпче булган, дип хәбәр ителә.

Торбалар челтәрендә басым төшүе аркасында ТЭЦ-2 җылык станциясендә җиһазлар туктаган. Сәгатьенә 80 тонна тизлеге белән торбадан су бәреп чыккан. Башкаланың өч районында җылылык бирү туктатылып торган.

"Казан җылылык челтәре" хезмәткәрләре казадан арындыру эшләрен төне буе алып барган. Иртәнге 7гә торак йортларга җылы бирү торгызылган.

Казанда суыклар 30 дәрәҗәгә кадәр җитәчәк, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG