Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламенты президентны билгеләү көнен сайлаячак


Татарстан парламентының матбугат хезмәте агентлыкларга хәбәр иткәнчә, Русия президентының карары турында рәсми документ килгәннән соң, Дәүләт шурасы президиумы утырышы булачак, анда президенты билгеләү мәсьәләсе каралырга тиешле парламент утырышының көне сайланачак, дип хәбәр итте.

Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан Дәүләт шурасына президент урынына Рөстәм Миңнехановны билгеләү турындагы рәсми тәкъдимен чәршәмбе көнне җибәрде. Бу хакта Русия башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Русия президентына "Бердәм Русия" фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән исемлеккә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, хөкүмәт рәисе Рөстәм Миңнеханов кертелгән иде.

Миңтимер Шәймиев Русия президентына аны яңа мөддәткә билгеләмәү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG