Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарга Сталин кирәкме әле?


Сталинның тоталитар режимын каһәрләү һәм аклау дәвам итә. Гади халык Сталинның милли сәясәтен, урыс булмаган халыкларга каршы алып барган геноцидын кичерә алмый. Халыклар атасын сүккәндә, Русиянең бүгенге түрәләренә дә эләгә.

“Безнең гәҗит”нең “Әйтер сүзем бар” сәхифәсеедә Татарстанның төрле районнарыннан килгән хатлар урын алган. Хатлар “Сталин безнең беләнме?” дип исемләнгән телетапшыру карагач язылган.

Арча районы Яңа Кенәр авылыннан хат язучы Ф.Фазылҗанов фикеренчә, Русиядә беренче урында һәрчак идеаллар, ә кеше гомере, бәхет төшенчәләре һәрчак икенче урында тора.

Сталин түрәләргә кирәк әле

Автор Сталинның хәзер дә идеология коралы булуын әйтеп үтә. Арча үзәгендә сугышчыларга һәйкәл төзегәннәр. Сталинның “Наше дело правое – мы победим!” дигән сүзләрен язып куйганнар. Димәк, Сталин әле безнең белән дигән нәтиҗәгә килә Фазылҗанов.

“1946 елда Кырымдагы халык саны 500 мең генә кала, алары да Сталин тарафыннан сөрелә. Кавказда 800 мең чечен, 300 мең карачай һәм 250 мең калмык “халык дошманы” буларак иленнән куыла. Мәчетләр җимерелә, алар урынына терлек асрау урыннары, кинотеатрлар, партия штаблары, клублар барлыкка килә. 1932-33 елларда ачлыктан 3 миллионлап халык кырыла. Ачлыкның сәбәбе уңыш булмауда түгел, ә булган уңышны көчләп алып Кытайга җибәрү.


Сталин режимының канлы статистикасы моның белән генә бетми. 1935-1938,1945-1950 елларда миллионга якын кеше юк ителә. Ә берничә миллионы көч кулланып сөрелә. 1940 елның 5 мартында 25 мең 700 поляк зыялысына Сталин шәхсән үзе үлем карарына имза куя. 14 мең 700 хәрби әсир һәм 30-40 меңләп тоткын үтерелә.

Нигәдер, бүген безнең игътибарны фашизм вәхшилегенә, аеруча яһүдләргә карата булганына юнәлтәләр. Ә Сталин режимының 10 миллионнарча корбанын оныттырырга тырышалар”, дип яза Арча районынан Ф.Фазылҗанов.

Сугышны Сталин башладымы?

Мамадыш районы Югары Ушма авылыннан хат язучы Тәфкил Нургалимов 1939 елда совет-фин сугышын Сталин башлады дип яза. Әмма бу сугышны искә алганда, җитәкчеләр, аларның иярченнәре яшь буынны империянең ялган сәясәте белән агулый, ди автор.
Нургалимов хәзер сугыш ветераннары арасында сугыш күрмәгән кешеләр бар. Аларның кайберләре кайсы фронтта сугышуын да белми дип исәпли. Автор татар теле мәсьәләсен дә күтәрә, халыкны балаларын татар итеп тәрбияләргә чакыра.

“Татарстанда мәктәпләрдә ана теле дәресләрен кыскарталар. Киресенчә, рус мәктәпләрендә дә татар телен өйрәнүне мәҗбүри итәргә кирәк. Безнең авыл төньяктан тау итәгенә урнашкан. Анда болай дип язылган: “Слава погибшим героям!” Әйтик, Татарстандагы рус авылының тау битенә болайрак язганнар дип күз алдына китерегез әле: “Сугыш корбаннарының урыны оҗмахта булсын!” Болай язуны оештырган кешене йә атарлар, йә 58нче маддә нигезендә (“За антисоветскую агитацию”) кимендә 10 ел бирерләр иде”, ди Тәфкил Нургалимов.

Русиягә җир җитми

“Кечкенә тарих” язмасын Чаллы шәһәреннән фронтовик Мәҗит Мифтахов яза. Аның сүзләренчә, 1939 елда совет-фин сугышын Сталин башлый. Русиягә җир җитми, финнарның җирләре болай да аз, ди Мифтахов.

“Безне эстоннар да, украиннар да яратмый. Чөнки Балтыйк буе халыкларын “халык дошманнары” итеп чучка вагоннарына төяп, Төньякка озаттылар. Сталин 1932 елны Украинаның ярты халкын ачтан үтерде. Ярый сугыш бетте - “җиңдек”, ди Мифтахов.

Русиянең киләчәге юк

“Хөсетлек юньлегә илтми” язмасын кем язганлыгы билгеле түгел. Автор үзенең адресын, исемен күрсәтмәгән. Әмма бу кеше башкаларадан аермалы буларак сугыш чорындагы ялгышларда Сталинны гына сүкми. Җитәкче янында булучы түрәләрне дә искә ала. Путин да, Медведев та, Шәймиев тә бөтен ялгышларны күреп бетерә алмый дип саный. Киләчәктә аларны да гаепләрбез микәнни, дип сорау куя.

“Ник дөньяда Русияне яратмыйлар? Ник аңа шикләнеп карыйлар?” - дигәнсез. Шикләнмичә, безнең киләчәк юк. Безнең халык үз-үзен хөрмәт итми, бер-берсенең тырнак астыннан кер эзли.

Журналистлар, мәхкәмә әһелләре Татарстан президентының элеккеге матбугат сәркатибе Ирек Мортазинга Миңтимер Шәймиевне вафат дип ялган мәгълүмат таратуда гаепләп ябырылды. Президент алдында үзләрен күрсәтергә тырышалар, безнеңчә әйткәндә, “тәлинкә” тоталар. Әгәр президент урынында булсам, Ирекне гафу итәр идем. Халыкта шундый әйтем бар: әгәр кешене вафат дип сөйләсәләр, аның гомере озын була! Үзе белән бергә эшләгән кешене төрмәгә яптыру (вакытында яхшы кеше булган бит!), минемчә, президентыбызны бизәми. Киләчәктә ул моның өчен үкенер дип уйлыйм. Шәхсән үзем аны коткарыр идем”, ди билгесез автор.
XS
SM
MD
LG