Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аббас Шәймиев белән очрашты


Фәләстин автономиясе башлыгын Казан кремлендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев кабул итте.

Республика җитәкчесе Аббасның фәләстин дәүләтен төзү эшендә акыллы сәясәт алып баруына соклану белдерде. Татарстан Русия президенты һәм Фәләстин автономиясе башлыгы белән очрашуда ирешелгән әйберләрне тормышка ашыруда катнашачак, дип белдерде.

Очрашуда Мәхмүт Аббас Татарстандагы милләтара татулыкка мактау белдерде. Моның серләрен өйрәнергә Фәләстин вәкилләре Казанга килергә тиеш, диде ул. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк Мәхмуд Аббас Кол Шәриф мәчетендә намаз укыды. Иртән Фәләстин автономиясе башлыгы Русия ислам университетында укучы яшьләр һәм укытучылар белән очрашты, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.
XS
SM
MD
LG