Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:55

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәсми сәфәр белән Америка Кушма Штатларына килде. Ул җитәкләгән вәкиллекнең төп максаты булып регионал хезмәттәшлек һәм икеяклы сәүдәне арттыру торса да, Татарстан парламенты рәисе Вашингтонда да сәяси киңәшләшүләр үткәрде. Анда ул Казанда Кушма Штатларның консуллыгын ачу мәсьәләсен дә күтәргән. Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин Азатлыкка биргән интервьюсында әйтте.



Фәрит әфәнде, Татарстан парламент вәкиллегенең Америкага килүе гади генә вакыйга түгел, сәфәрегез ничек бара, аның программасында ниләр каралган?


Татарстан парламент делегациясе Кушма Штатларга үз тарихында беренче мәртәбә килде. Без инде монда үз эшләребезне берничә көн алып барабыз, әле менә Вашингтонга килдек.

Башта очрашулар парламентта (Конгресста) булды, андагы ике пулатта да – сенатта да, вәкилләр пулатында да. Аннары президент Обама идарәсендә очрашулар үткәрдек. Бик нәтиҗәле очрашулар булды алар.

Төп максатыбыз шул: ике президент – Американыкы Обама һәм Русиянеке Медведев – “сүндереп кабызу” сәясәтен башлап җибәргәннәр икән, без аны менә шундый регионал элемтәләр белән көчәйтеп җибәрәбез һәм конкрет эш белән тутырабыз.

Менә Сез Русия белән Кушма Штатлар арасындагы “сүндереп кабызу”ны телгә алдыгыз. Рәсми Мәскәү, федерал хөкүмәт Татарстанның чит илләр белән аралашуын бик теләми. Менә сезнең дә шулай Америкага килеп анда сөйләшүләр үткәрүегезгә ничек карый?

Бик уңай карый. Нигә дигәндә, безнең очрашуларда Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре дә катнаша һәм ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр үзәк хөкүмәтләр дәрәҗәсендә яхшырып, алар үзара җаен тапканнар икән, әле бит аның икенче мөмкинлеге дә бар – регионнар белән, штатлар белән.

Араларны тагын да Русия субъектлары белән элемтәгә кереп ныгытырга була, әйтик менә, бизнес, алыш-биреш, мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле эшләү мөмкинлеге туа.

Бу фикергә без, узган октябрьдә Казанга АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон сәфәр кылганнан соң килдек. Шуннан соң инде яңа фикерләр, яңа мөмкинлекләр туды.

Сез Дәүләт департаментында да, Дәүләт иминлеге шурасында да очрашулар үткәргәнсез һәм анда хәтта Казанда Кушма Штатларның консуллыгын ачуны тәкъдим иткәнсез.

Әйе, шулай, мин моны Дәүләт иминлеге шурасында Русия эшләрен багучы мөдир урынбасары Һовард Соломон белән очрашуда әйттем. Андый мөмкинлек бар һәм кирәк тә дип уйлыйбыз.

Менә Идел буе федерал бүлгесе өчен Казанда американ консуллыгы ачылса, безнең аралар тагын да якынаер иде. Үткән чордагы төсле үзара читләшү бетәр иде. “Салкын сугыш” вакыты инде үтеп бара, безгә элемтәләрне яңа нигезгә корып, яңа мөмкинлекләрдән файдаланып алып барырга кирәк. Менә шундый ният белән ясалды ул тәкъдим.

Американ ягы минем бу тәкъдимне кызыксынып кабул итте, һәм алар “бу мәсьәләне без эшкәртүгә алырбыз” дип әйттеләр. Ягъни «искә генә алабыз» димәделәр, ә гамәлгә кую юлларын караячакларын белдерделәр.

Аларның Уралда, Екатеринбурда инде консуллыгы бар, ә менә Идел буенда – юк.

Сез гомумән дәүләтара мөнәсәбәтләрдә регионал дәрәҗәдәге эшчәнлекне инде күптәннән алып барасыз, Европа шурасының Җирле һәм регионал хакимиятләр мәҗлесе эшендә актив катнашасыз. Бу эшчәнлек үзен чыннан да аклыймы? Татарстанга ул ни бирә?

Бу эшнең төп максаты – Татарстанны бар дөньяга күрсәтү, таныту, аны Казакъстан, Таҗикстан кебек башка илләр белән бутамый, татар халкының барлыгын, Татарстан мөмкинлекләрен күрсәтү.

Кушма Штатлар очрагында безнең уртак сәүдә эшләре дә яхшы гына бара. Соңгы ике-өч ел эчендә генә дә үзара сәүдә долларга күчерсәк ике мәртәбә артты.

Менә без хәзер Нью-Йорк штатының Олбани шәһәренә килеп, Татарстандагы “Идея” технопаркының презентациясен ясыйбыз. Биредә Кушма Штатлардагы иң зур университетларның берсе – State University of New York – урнашкан. Ул нанотехнологияләр өлкәсендәге казанышлары белән танылган.

Без көне буе презентация ясап, аларның эшләре белән танышып алар белән килешү төзергә әзерләнәбез. Текстын инде язып бетердек, юристлар белән карап чыктык. Аны имзалагач без алар белән тыгызрак элемтәдә булыр идек, инвестицияләр алып яңа эш башлап җибәрергә ниятләп торабыз.

Сез берүк вакытта татарның күренекле галиме Роалд Сәгдиев белән дә күрешкәнсез икән, Америкадагы башка татарлар, гомумән татар мәхәлләсе белән тагын очрашулар каралганмы?

Әйе, Роалд Сәгдиев һәм аның хәләл җефете Сюзан ханым белән очраштым, бик җылы сөйләшүләр булды. Ул Казанда еш була, Татарстан Фәннәр академиясенең академигы буларак аның белән шактый гына мәсьәләләрне уртага салып тикшердек.

Әле ул бу көннәрдә Бакыга очам диде, аннан кайтышлый Казанга да бәлки кереп чыгармын диде.

Ә менә бар Америка татарлары белән очрашуга килгәндә, аларның барысын да җыеп булмый инде, аннары визит та кыска – без алдан планга кертелгән чаралар белән мәшгуль, армый-талмый эшлибез, ә инде атна азагында безгә кире Казанга кайтып китәргә кирәк.

Билгеле булганча, минем парламент утырышын җыясым бар – безнең хәзерге президент үз фикерен әйтте, мин яңа срокка билгеләнергә теләмим диде. Миңа хәзер Татарстан Дәүләт шурасында президент Медведевнең тәкъдимен карауны оештырырга кирәк.

Яңа президентны раслау димәк февральдә үк булачакмы?

Әйе, бу мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG