Accessibility links

Кайнар хәбәр

Майкл Макфол: Каршылыклар булса да Русия белән эшләргә кирәк


Владислав Сурков (с) һәм Дмитрий Медведев
Владислав Сурков (с) һәм Дмитрий Медведев

Чәршәмбедә Вашингтонда АКШ һәм Русия президентлары карары белән төзелгән цивиль җәмгыять мәсьәләләренә багышланган эшче төркемнең беренче утырышы үтте. Төркемне Русия ягыннан президент идарәсе башлыгының беренче урынбасары Владислав Сурков, Америка ягыннан Барак Обаманың махсус киңәшчесе Майкл Макфол җитәкли. Утырыш ябык ишекләр артында үтте, матбугат өчен белдерү ясалмады. Очрашудан соң Макфол Азатлыкның берничә соравына җавап бирде.

Бу эшче төркем узган елның җәендә американ һәм Русия президентларының ике арадагы мөнәсәбәтләрне “сүндереп-кабызу” ниятендә төзелгән 13 төркемнең берсе. Чәршәмбедә үткән беренче очрашуда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе һәм цивиль җәмгыятьнең бу көрәштә роле тикшерелгән. Очрашуда ике яктан да рәсмиләр һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашкан. Американ ягы бу өлкәдә 30-40 ел элек булган тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Русия ягы үз карашын җиткергән. Тарафлар килешүгә ирешә алдымы, дигән сорауга Макфол:

“Килешүләргә килгәндә, алар каршылыкларга караганда күбрәк булды. Әйтик, Русиянең хөкүмәттән бәйсез бер оешма вәкиле коррупциягә каршы көрәштә матбугат роле мәсьәләсен күтәрде. Русия ягы моның белән килеште.”

Владислав Сурков
Декабрь аенда 60тан артык конгрессмен президент Обама исеменә язган ачык хатта Русиядә кеше хокуклары торышына борчылу белдергән иде. Берүк вакытта алар Русия ягыннан эшче төркемне Владислав Сурков җитәкләсә, аңа бойкот белдерергә чакырган иде. Хат авторлары фикеренчә, соңгы елларда Русиядә алып барылган авторитар сәясәт артында нәкъ менә Сурков тора. Шушы мәсьәлә утырышта күтәрелдеме, дигән сорауга Макфол:

“Русия ягыннан төркемнең җитәкчесе кем буласын хәл итү безнең эш түгел. Сурков тирәсендәге каршылыкларны беләм, ләкин моңа аңлатма бирүне башкаларга калдырам. Бәлки Амеркан тарихында безнең көчле чаклар, башка илләргә нәрсә эшләргә кирәген өйрәткән чаклар да булгандыр. Ләкин бүген Русия белән эш иткәндә без моны эшләргә теләмибез.”

Кайбер аналитиклар цивиль җәмгыять кебек мәсьәләләргә хөкүмәт катышырга тиеш түгел, дип саный. Американ политологы Ричард Эбелинг Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, мондый эшче төркем төзүне дөрес юнәлештәге адым түгел дип атады.

Мондый очрашуларның файдасы бармы, бу төркем ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга өлеш кертә аламы дигән сорауга, Макфол:

Майкл Макфол
“Мин оптимист. Президент Обама да бер-берең белән эшләү ягында, хәттә бу эшчәнлек каршылыкларга китерсә дә. Ихтимал, Русия белән кайбер эшләребез каршылык белән тәмамланыр, ләкин моны белү һәм бу хакта ачыкча сөйләшү үз ояңда бикләнеп ятуга караганда яхшырак.”

Макфол фикеренчә, бу эшчәнлек кайбер иске стереотипларны җимерергә ярдәм итәчәк. Бу исә АКШ, һәм алгарак караганда, Русиянең дә мәнфәгатендә.

Макфол Обаманың махсус киңәшчесе булудан тыш Дәүләт иминлеге шурасында Русия эшләрен багучы мөдир вазыйфасын да башкара.

Freedom House вәкиле Кристофер Уокер фикеренчә, беренче утырыш өчен сайланган коррупция темасы киләчәктә тагы да мөһимрәк мәсьәләләрне күтәрү өчен трамплин булып тора.
XS
SM
MD
LG