Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия телевидениеләре кем җырын җырлый?


Грузия президенты Михаил Саакашвилига якын массакүләм мәгълүмат чаралары оппозиция вәкиле Ираклий Аласаниягә каршы кампания алып бара башлады. Моның сәбәбе: Аласания майда узачак Тифлис мэры сайлавында көчле намзәт булырга мөмкин. Ә бу инде киләчәктә президент сайлавында катнашуга турыдан-туры юл ача дигән сүз. Мондый тәртип Саакашвили планнарына каршы килә.

Тифлисның үзәк урамында Ираклий Аласаниянның үз хатыны Натия белән бергә басып торган реклам тактасындагы рәсемен халык кызыксынып карап китә. Рәсемнең арткы планында Тифлис түгел, ә гүзәл Манхеттен манзарасы.

Халык шуны зур кызыксыну белән күзәткәндә, алар янына телевидение журналисты килеп бер генә сорау бирә: “Тифлис мэры сайлавына намзәт булган кешенең гаиләсе Нью-Йоркта яшәргә тиешме?”

“Юк тиеш түгел”, ди бер ир кеше.

Икенче хатын кыз да шул ук фикердә: “Аның игътибары шунда юнәләчәк. Ул гаиләсен анда тотарга тиеш түгел. Чөнки йөрәге белән дә, акылы белән дә монда булырга тиеш”, ди ул.

Хатыны һәм балалары ни өчен Нью-Йоркта?

Майда узачак Тифлис мэры сайлавына оппозициядән төп намзәт булган Аласания белән бәйле мондый телевизион өзек Саакашвили хөкүмәте белән тыгыз элемтәдә торган “Реал ТВ” хосусый каналында Раштуа алдыннан күрсәтелде. Тапшыру Грузиянең БМОдагы элекке илчесе Аласания үз гаиләсен Нью-Йоркта яшәтүне кулаерак күрә дип тасвирлый

“Башкала хәзерге вакытта Раштуа бәйрәмнәренә әзерләнә. Аласания гаиләсе дә моннан читтә калмыйдыр. Аның хатыны һәм балалары әле дә Америкада кала һәм анда яшәү аларның төп хыялы булса кирәк”, ди ул.

Бу тапшыру Аласаниягә яла ягу кампаниясенең бер мисалы гына, ди аның тарафдарлары. 3 ел БМОда Грузия вәкиле булып торганнан соң, сәяси эшчәнлеген дәвам итү өчен 2008 елның азагында Тифлиска кайткан Аласания Нью-Йоркта дәүләт мәктәбендә белем алган ике баласын уку урыннарыннан аерасы килмәгәнен әйтә. Шуңа күрә аның хатыны һәм балалары әле анда кала.

Көрәшкә этәргеч

Тифлис мэры сайлауларына 4 айлап кына вакыт калып бара. Һәм аңа әзерлек кызганнан-кыза гына бара. Матбугат чаралары Саакашвилига якын хәзерге Тифлис мэры Гиги Угулаваны мактап тапшырулар чыгара. Аны шәһәр белән идарә итә алырлык иң яхшы җитәкче буларак тасвирлый.

Сирәк-мирәк кенә телевидение тапшыруларында урын алган Аласания һәрвакыт халыкта ниндидер тискәре караш тудырырлык итеп сүрәтләнә. Аласания сүзләренчә, бу инде хакимиятнең аны ничек тә мэр итеп сайлатмау максатын күрсәтә.

“Минем уйлавымча, хөкүмәт һәм “Милли хәрәкәт” партиясе безнең көчле көндәш икәнне белә. Һәм аларның кылган гамәлләре киресенчә, безгә хәрәкәтне дәвам итәргә, гадел сайлау өчен көрәшергә һәм ул сайлауда җиңүгә бер зур этәргеч булып тора.”, ди ул.

Гиги Угулава
Көрәш ни өчен киеренке?

Тифлис мэры урыны өчен көрәшнең шулай киеренке баруы беренче чиратта 2013 елны узачак президент сайлавына әзерлек буларак кабул ителүгә бәйле.

Белгечләр сүзләренчә, Саакашвили үзенең варисы итеп нәкъ Угулаваны калдыру өчен бик зур тырышлык куя. Шуңа аның мэр итеп сайланачагында шикләр калмаска тиеш. Һәм төп көндәш Аласаниягә халыкның ышанычын киметү зарур.

Халыкара кризис төркеменең Тифлистагы бүлеге башлыгы Лауренс Шитс әйтүенчә, хәзерге җитәкчеләр хакимияттә калырга тели, ә Аласания берләшкән оппозициядән намзәт була калса, ул бик каты көрәшәчәк.

“Реал ТВ”га кем хуҗа?

“Реал ТВ” гамәлдә хоcуcый телевизион ширкәт булса да, чынлыкта Грузиядәге башка шундый мәгълүмат чаралары кебек үк хакимият белән бәйләнештә тора. Аның кемгә караганы төгәл мәгълүм түгел, әмма киң таралган хәбәрләр нигезендә, ширкәтнең төп җитәкчесе булып Саакашвилига якын эчке эшләр министрларның берсе Вано Мерабишвили тора дип әйтеп була.

Соңгы атналарда Аласания гаиләсе турындагы тапшырулар “Реал ТВ”да гына күрсәтелмәде. Аларның кайберләре шулай ук хосусый “Имеди” телевизион каналында, шулай ук хөкүмәткә караганнарында да кабатланды.

Тапшыруларның берсендә Аласания иң кыйммәтле сәгать һәм кесә телефонына ия булучы рәвешендә күрсәтелә. Шулай ук аның гаиләсенең Нью-Йоркта яшәгән йортларын күрсәтеп алалар. Аны каралтып күрсәтүче башка мәгълүматлар да шактый бирелә.

Әмма Аласания боларның дөреслеккә туры килмәвен әйтә. Һәм Грузиядә мәхкәмәнең гаделлегенә ышаныч арткач, анда мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген белдерә.

Оппозиция карашы

Әлегә Грузия оппозициянең Аласанияне ни дәрәҗәдә яклаячагы аңлашылмый. Ул ике оппозиция фиркасен “Грузия өчен” дигән хәрәкәткә берләштергән иде. Әмма Нино Бурджанадзе һәм Леван Гачечиладзе кебек оппозиция вәкилләре Аласания аларның фикерләрен санга сукмас дип курка.

Тифлис дәүләт университеты профессоры Гига Зеданиа сүзләренчә, Аласанияне каралтыр күрсәтергә тырышу, капма-каршы нәтиҗә бирәчәк.

“Минем уйлавымча, бу мәсхәрә. “Реал ТВ” хуҗалары грузин халкының зыялылыгын бәяләп бетерми. Һәм моның нәтиҗәсе алар көткәннең капма-каршысы булачак. Чөнки ул халык тарафыннан зыян күрүче рәвешендә кабул ителәчәк һәм бу аның абруен арттырачак кына. Бу түбән дәрәҗәдәге әдәп-әхлаклылык белән наданлык кушылмасы”, ди ул.
XS
SM
MD
LG