Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күчем хан нәселенең дәвамчылары Самар өлкәсендә дә бар


Самар өлкәсендә атаклы Иске Ярмәк авылы бар. Биредә шагыйрьләр, язучылар, ахуннар көн күргән. Галимлеге белән дан тоткан җирнең тамырлары бик тирәнгә киткән. Монда хәтта Себер ханының нәсел орлыклары да тамыр җәйгән.

Самар өлкәсендә йөзгә якын мулла. Ләкин дә Иске Ярмәк мулласы Габдулла хәзрәт кебек тарих, әдәбият белән тирәнтен кызыксынучы дин әһеле әлегә сирәк хәл.

"Иске Ярмәкнең тарихын моңа кадәр 1737 ел белән бәйләп сөйлиләр, язалар иде. Ләкин зур галимнәр белән аралашкач, Казан архивларында күп мәгълүматларны актаргач тарихыбызның бик тирәнгә киткәнлеген аңладык.

Авылыбызга нигез салучы Ярмөхәммәд бабай, без аны Ярмәк дип йөртәбез, Ярмөхәммәднең бабасы Асылхуҗа Мизяковка 1516 елны Казан ханы Мөхәммәтәмин тарафыннан ярлык бирелгәне мәгълүм. Бу документта аңа 250 чакрым озынлыгында, 50 чакрым киңлегендә җир бирелгән дигән хәбәр бар.

Сакланган кулъязмалар шуны раслый. Иске Ярмәккә бик күп төбәкләрдән төрле кешеләр килеп урнашкан. Әйтик, Польшадан Биктимер килгән. Идел буйларыннан, хәтта Себер Ханы Күчемнең нәселеннән дә безнең авылга килеп утыручыларны ачыкладылар", ди Габдулла хәзрәт.

Габдулла хәзрәт сүзләренә караганда, 1741 елда Күчемнең нәсел дәвамчысы Рафыйк бабай килеп утырган. Аның дүрт малае була һәм шул дүрт ир авылның генофондын Себер ханының каны белән баеталар.

"Тубыл шәһәренә барып, Себер ханы Күчемнең нәсел очы ирләре белән очрашып, туганлык хисләрен яңарту турында хялланабыз. Үзебезнең нәсел шәҗәрәсен баету нияте дә бар. Иске Ярмәк халкы 14 нәселдән таралганын ачыкладык”, диде Габдулла хәзрәт.

Бүгенгесе көндә Иске Ярмәктә Күчем ханы токымыннан Ринат Кәримов яши.

"Мин үземнең шәҗәрәм турында авылыбызда татар теле укыткан Әнисә ападан белдем. Ул буыннан-буынга килгән борынгы тарихыбызны җыеп, туплап барган. Оныкларыбызны да, туруннарыбызны Күчем ханының дәвамчылары итеп, горурланып яшәргә өйрәтәбез", диде Ринат Кәримов.
XS
SM
MD
LG