Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ювеналь юстиция татар рухына туры киләме?


Балага телевизор каратмыйча, эш кушу аның хокукын кысамы?
Балага телевизор каратмыйча, эш кушу аның хокукын кысамы?

Соңгы вакытта матбугатка яңа тема килеп керде – ул ювеналь юстиция. Дөрес, бу сүз тезмәсе татарның аңлатмалы сүзлекләрендә генә түгел, хәтта көндәлек матбугатында да очрамый. Русиядә ювеналь юстиция кертелсә, ахыры яман булыр кебек. Чөнки һәр канәгатьсез бала үзенең шикаятен ювеналь инспекторга чылтыратып әйтә алачак.

Ювеналь юстициянең чишмә башы

Беренчедән, ювеналь – ул "яшүсмерләр өчен" дигәнне аңлата. Димәк, ювеналь юстиция яшүсмерләрне хөкем итү ысулы кебек кабул ителә. Яшүсмерләрне аерым кануннар нигезендә хөкем итү иң беренче 1899 елны Чикаго шәһәрендә башланып китә. Русиягә бу яңалык 1910 елда килеп җитә һәм 1918 елга кадәр дәвам итә. Петербурда 1910 елның 22 гыйнварында беренче мәртәбә ювеналь хөкем чыгарыла.

Русиядә яшүсмерләрне аерым кануни нигезләрдә хөкем итү 1920 елдан алып 1935 елга кадәр дәвам итә.

Җитмеш ел узгач бу мәсьәлә көн тәртибенә кабат күтәрелде. Бүген ювеналка Евросоюзның күп илләрендә кулланышта. Тәҗрибә йөзеннән Русиядә ювеналь юстиция Мәскәү, Петербур, Дондагы Ростов, Сарытау, Волгоград, Воронеж, Ангарск, Саха, Мари иле, Хакасия төбәкләрендә сынау уза.

Ювенальнең яңадан тууы


Русия хокук мәйданына ювеналь юстиция кабат 1995 елны кайтарылды. 2001 елны Дәүләт Думасы беренче укылышта бу мәсьәләне уңай карады. 2008 елны икенче укылышта зур каршылыкларга очрады.

Ювенальнең куркынычлыгы нәрсәдә? Аның шартларында. Чөнки балалар яхшы тукланырга һәм киенергә тиеш. Шулай ук аларның яшәү шартлары әйбәт булырга, ата-ананың тәртибе камил, баланы орышмаска, аңа тавыш күтәрмәскә, кул тидермәскә тиеш. Әгәр дә бала канәгатьсезлек белдереп, ювеналь инспекторга чылтыратса, бала хаклы була.

Чит мәмләкәтләрдән нинди хәбәрләр бар?

Франциядә ювеналь юстиция ярты гасыр эшли, шул дәвердә ата-ана кулыннан ике миллион бала тартып алынган. Алманиядә 2008 елны 28 мең бала гаилә кочагыннан мәхрүм булган. Бу әле бай һәм тук Европада.

Владимир Хомяков язуынча, Русиядә 90% гаиләдә теге, яки бу сәбәп аркасында баланы гаиләдән тартып алулары бар.

Ювеналь юстиция татар рухына туры киләме?

Әйе, татар гаиләсе гомер-гомергә әхлакый тәрбия үзәге булган. Ювеналь кануны буенча балага кул тидерергә ярамый. Ә кем чыбык, кычыткан татымаган?

Ювеналь юстиция турында фикерләре белән милли хәрәкәтнең аксакалы Азат Надыйров уртаклашты.

"Мин балачакта күргән идем. Бер әби кычыткан белән малайның аякларын чәбәкләде. Малай әбисе кушкан эшне башкармыйча, уйнарга качкан булган. Димәк, ювеналь буенча әбине җәза көтә. Баланың хокукы бозылды бит. Минем фикеремчә, илдә бала хокукын яклаучы көчләр җитәрлек. Бүгенге көндә өстәмә структуралар уйлап чыгарып, илдәге тотрыксызлыкны көчәйтәчәкләр генә.

Әти-әнинең матди ягы чикле булуы бар. Ничек баланы төне буена дисотекага җибәреп була? Мәсәлән, авылда әти кеше яңгыр яуганчы тиз генә кипкән печәнне җыярга куша. Ә малайның телевизордан аерыласы килми. Конфликт! Баланың хокукы бозыла.

Русия шартларында четерекле хәлләрдә гадел карар чыгарырлык, намуслы ювеналь инспекторлар юк дәрәҗәсендә.

Бала олыгайгач, хаталарын аңлагач, әти-әнисен гаепләячәк. Бала тәрбияләүдә ата-ананың гына түгел, әби-бабайның да хокукы өстен булырга тиеш", диде Азат Надыйров.
XS
SM
MD
LG