Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:09

БМО Һаитидәге хезмәткәрләрен искә алды


Порт-о-Пренс шәһәрендә БМО оешмасының вәкилчелегендә эшләгән тынычлык саклау көчләре, полиция, цивиль хезмәткәрләрдән барлыгы 85 кеше истәлегенә багышланган мәтам чарасы үтте. Алар 12 гыйнвар җир тетрәү вакытында һәлак булды.

БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун мөрәҗәгатендә, хезмәткәрләрнең үлүе аның тормышына зур кайгы алып килде, дип әйтелә.

Чарада укылган мөрәҗәгатьтә шулай ук, әлеге җир тетрәү Һаити тарихында да бик зур фаҗигале хәл булды, дип белдерде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, зилзилә аркасында 170 мең кеше үлде, йөзләрчә мең кеше тораксыз калды.

XS
SM
MD
LG